16+

Тукай бүләгенә лаекларны сайлаганда Хәсән Туфан җавабын да ишетсеннәр иде

Минем аның белән күзгә-күз очрашканым булмады. Гәрчә исеме мең килешкә төрләндерелгән, берәүләрдә соклану, икенчеләрдә көнләшү (ә бәлки күрәлмау хисләре дә) уяткан Клара Булатова атлы шагыйрә белән очрашасым бик тә килә иде.

 Тукай бүләгенә лаекларны сайлаганда Хәсән Туфан җавабын да ишетсеннәр иде

Минем аның белән күзгә-күз очрашканым булмады. Гәрчә исеме мең килешкә төрләндерелгән, берәүләрдә соклану, икенчеләрдә көнләшү (ә бәлки күрәлмау хисләре дә) уяткан Клара Булатова атлы шагыйрә белән очрашасым бик тә килә иде.

Моннан күп еллар элек Клара Булатованы якыннан белүче, университетта бер төркемдә белем алган Флүс абый Латыйпов белән кичке Казан урамнарын иңләп шигырь сөйләп йөргән идек. Үзәктән ниндидер чарадан кайтышлый Флүс Латыйпов, Рәмис Аймәт һәм мин бер тарафка баручы юлдашлар булып чыктык. Җылы, матур кич иде ул. Казан кирмәне диварлары янында басып, эчебездә янган утларны шигырь итеп дөньяга сиптек. Исеме легендага әйләнгән Клара турында истәлекләрне без Казансу ярында тыңладык.

Искиткеч талантлы, шашкын хисләрен түкми-чәчми, ничек бар, шулай кәгазьгә тө­шерүче Клара Булатовага гашыйклар аз булмагандыр.

- Студент вакытта ук Клараның китабы чыкты. Гонорар акчасын алгач, ул безне - бер төркем ач студентны «Акчарлак» ресторанына алып китте. Мөгаен, ярты акчасын шул мәҗлескә сарыф иткәндер ул, - дип сөйләгән иде Флүс абый. - Гомумән, Клара искиткеч юмарт, юк-барга игътибар итмичә, күңеле кушканча яши торган кеше. Ул шигырьләрен дә бер утыруда язадыр, матурлап, төзәтеп утырмыйдыр кебек. Аның шигъриятендәге хисләр ничек бар, шулай...

Флүс абый Клараның шигырьләрен яттан сөйли башлый. Кызганыч, хәтеремдә калмаганнар. Әмма ир-егетләрне шпаллар итеп тезеп, алар өстеннән үкчәле туфли белән узып баручы Кыз образы һаман да күз алдымда. Коңгырт-җирән чәчләрен җил уйната, ул тере шпаллар өстеннән биеп атлый. Имеш, бу шпаллар Казансу аша салынган күпердә икән...

Клара Булатова белән, Роза Туфитулованың Хәсән Туфан тормышы турында язылган «Бәйлисе бар йөрәкне» китабын укыгач, якынрак таныштым кебек. Хәер, әдәби әсәр герое буларак, ул бәлки үзгәртелгәндер, тормыштагы Клараның бер чагылышы гынадыр. Әмма тәмуг газаплар кичереп кайткан Ирнең хыялына әйләнер өчен генә дә нинди асылташ булырга кирәк. Хәсән аганы иң элек Кызның шигърияте әсәрләндергән, шигырьләрендәге Җан чагылышы. Әгәр бүген килеп шигъ­рият аксакалыннан: «Клара Булатованың иҗаты Тукай бүләгенә лаекмы?» дип сорасак, аның җавабы нинди булыр иде...
Тукай бүләгенә лаекларны сайлаганда Хәсән Туфан җавабын да ишетсеннәр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading