16+

«Уф, Алла арбасы», тагы күпме тартасы?

Бу картлык гаҗәеп бер халәт икән. Еллар узган саен, шулкадәр үзгәрәсең, кайчак: «Бу минме соң?» - дип шикләнеп тә куясың. Үземнән чыгып язам. Элгәре, малай һәм үсмер елларда нинди генә күңелсез хәлләргә дучар булсам да, күзләремнән яшь бөртеге чыкмый иде. Күпләр үксеп елаган очракларда да керфекләрем чыланмыйлар иде ләбаса. Ә...

«Уф, Алла арбасы», тагы күпме тартасы?

Бу картлык гаҗәеп бер халәт икән. Еллар узган саен, шулкадәр үзгәрәсең, кайчак: «Бу минме соң?» - дип шикләнеп тә куясың. Үземнән чыгып язам. Элгәре, малай һәм үсмер елларда нинди генә күңелсез хәлләргә дучар булсам да, күзләремнән яшь бөртеге чыкмый иде. Күпләр үксеп елаган очракларда да керфекләрем чыланмыйлар иде ләбаса. Ә...

Әйтик, якташым Габделфәт Сафин йә радиодан, йә телеэкраннан үзенең «Уф, Алла арбасы»н җырлый гына башлый, күзләрем мөлдерәмә яшь белән тула, яңакларым юешләнеп, ияк асларыма яшь бөртекләре тәгәри. Гәрчә җырның яшьлегем еллары турында гына булмавын бик яхшы белсәм дә, мин аны фәкать миңа атап җырланган җыр дип кабул итәм.
Әйе, еларлык та шул, җәмәгать. 17 яшендә өйләнеп, 35 яшендә 9 бала атасы булган әтием 1941 елның август башында хатынын, 6 баласын (3есе вафат) ишелергә торган иске йортта, келәттәге бураларында бер бөртек икмәге булмаган хәлдә калдырып, авылның әзмәвердәй 8 ир-аты белән яу кырына сугышка чыгып китсен әле.
Аларны туп-туры дәһшәтле яу кырына - Новгород янына алып килеп, эшелоннан төшерәләр. Кулларына корал бирмиләр, аңа йә үлгән кызылармиячедән, йә, хәлләреннән килсә, немец солдатыннан алып коралланырга кушалар.
«Өч тәүлек буе чигенәбез, 160 чакрымнар булыр, диләр, кулда корал юк, немец бомбага тота, бик күпләр бу якты дөнья белән хушлаштылар инде» - бу әти хатыннан алынган юллар. Кыскасы, бергә киткән 9 кешенең берсе генә немецта әсирлектә исән калып, илгә кире кайтты. Шулай итеп мин, 5 яшьлек малай, әтисез - ятим калдым. Шул 5 яшемнән үк дисәм дә, ялган булмас, мин «Уф, Алла арбасы»на җигелгән идем инде.
Авылыбыз табигать байлыкларына бик ярлы булу сәбәпле, без көн күрер өчен кирәкле бар нәрсәне йә капчыкка тутырып баш түбәсенә куеп, йә «Уф, Алла арбасы» белән ташый идек. Авылыбызда балыклы елга-күлләр дә, терлекләргә печән җыяр өчен болыннар да, төзү материаллары, ягарга утын әзерләргә урман да юк. Төзү материаллары, утын - 60 чакрымдагы мари республикасында. Чыбык-чабыгы 9 чакрымдагы Кырлай урманында.
Шул 9 чакрымдагы Кырлай урманына корыган чикләвек куагын җыеп алып төшәр өчен «Уф, Алла арбасы»н тартып барыр идек. Урманны «Аксак Сафа» үзенең 3 улы белән саклый. Кайбер көннәрдә 20 чакрым юл йөреп, бернәрсәсез буш арба тартып кайта идек, чөнки Сафа үзе, йә уллары юл чатында сагалап торалар. Буш кайту әле ул кадәр зур каза түгел, кайчак алар кешеләрнең «Уф, Алла арбаларын» да алып калалар иде.
Авыл тирәсендәге чокыр-чакырлардан печән җыеп алып кайту, бакчага тирес чыгару шул «Уф, Алла арбасы» белән башкарылды. Кайберәүләр, авылдан шәһәргә киткәч, «Уф,Алла арбасы»на кабат җигелмиләр иде инде. Ә миңа шәһәрдә дә аны күп тартырга туры килде әле.
Хөкүмәт торак урыны белән тәэмин итә алмагач, Тынычлык бистәсендә завод чүп-чарыннан йорт әмәлләгән идек. Кабаттан шул ук авыл инде, «Уф, Алла»сыз яшәп булмый.
Арба белән тирә-юньдәге урманнардан ауган агачлар, коры-сары җыйнап, кышка ягарга утын әмәлләп гомер иттек.
Аннан соң тимер арбалар ясый башладык. Минем әле бүген дә капка төбемдә 2 арбам бар. Берсе, хатынымның абыйсы вафат булгач, миңа бүләк итеп истәлеккә бирелде. Көпчәкләре велосипед көпчәкләре булганга, йөк ташу артык авыр түгел.
Икенчесе, тартыр өчен авыр булса да, зуррак йөкләрне ташырга менә дигән әле.
Менә шулай, җәмәгать, кемнәрдер «иномарка»ларда элдерткәндә, мин - 80 яшемне куып баручы Россия пенсионеры, әле һаман да җылы якты фатирларның, кайнар душ, ванна һәм бәдрәфләрнең нәрсә икәнен белмичә, кирәк-ярагымны «Уф, Алла арбасы» белән ташып көн күрәм.
Мин саран түгел, арбаларны кирәк чакта күрше-күлән дә алып, үзләренең хаҗәтләрен башкара. Тик менә бистәбезнең тәртип саклаучылары белән генә кайчак аңлашылмаучылык булгалый. Алар миңа: «Убери свой металлолом!» - диләр. Күршеләрнең капка төпләрендә әллә ничә машина тора, аларга әлегә бәйләнмиләр, ә минем техника нәрсәсе беләндер ошап бетми тегеләргә.
Мин үзем үлгәнче ул «Уф, Алла арбалары»н беркая да куймыйм әле. Алар миңа малай һәм яшьлек елларымны сагынып искә алырга кирәкле экспонатлар бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading