16+

Уго Чавессыз Венесуэла. Алда ниләр көтә?

Венесуэла президенты Уго Чавесның үлгәненә бер ай вакыт узды, ә аның исеме һаман халык телендә. Күпләр аны чынлап та юксына, чөнки әлеге шәхеснең үз халкы, ватаны өчен эшләгән эшләре шактый. Икенчеләре аның исеме белән сату итә, дан-шөһрәт юрганына төргән булып, аннан очып чыккан мамыкларны чүпли. Өченчеләре исә, аны элек тә...

Уго Чавессыз Венесуэла. Алда ниләр көтә?

Венесуэла президенты Уго Чавесның үлгәненә бер ай вакыт узды, ә аның исеме һаман халык телендә. Күпләр аны чынлап та юксына, чөнки әлеге шәхеснең үз халкы, ватаны өчен эшләгән эшләре шактый. Икенчеләре аның исеме белән сату итә, дан-шөһрәт юрганына төргән булып, аннан очып чыккан мамыкларны чүпли. Өченчеләре исә, аны элек тә...

Кызык яратучы венесуэлалылар
Венесуэланы күзәтсәң, мондагы халык юктан да кызык ясый ала дип уйлыйсың. Көньяк Америка тулаем шундыйрак бугай. Әйләнгән саен карнавал, әйләнгән саен бәйрәм. Заманында җирле халыкның гасырлар буена формалашкан традицияләрен европалыларның мәдәнияте белән баетканнан соң, биредә хәзер ни генә юк. Әйтик, католикларда Пасха бәйрәмендә Йосыф пәйгамбәрне саткан Искариот карачкысын яндыру гадәте бар. Аны испаннар белән португаллылар, Латин Америкасын колонияләштергән чорда, җирле халыкка ирексезләп тагалар. Бүген бу традиция Венесуэла, Бразилия һәм Мексикада киң таралган. Билгеле, Венесуэла халкы быелгы Пасханы гына бу чарасыз уздырмаган (бәлки ул инде Европаның үзендә дә күптән онытылгандыр), елдагыча, урамга чыгып, карачкылар яндырган. Әмма сатлыкҗан Искариот урынына быел президентлыкка кандидатлар - Каприлес белән Мадуро «янган».
Бүгенге хакимиятне яклаучылар Каприлес карачкысын яндырганда: «Ул илне һәм халыкны сатты», - дип белдерсә, Мадурога каршы булганнар аны тормыш-көнкүреш дәрәҗәсенең түбән булуында гаеплиләр.
Кызык яратучы Венесуэла халкына күптән түгел Уго Чавес турында мультфильм да тәкъдим ителгән. Анда ул җәннәттә итеп сурәтләнгән.
Илне кем җитәкләр?
Сораштырулардан күренгәнчә, бүген Мадурога сайлаучыларның яртысы тавыш бирергә җыенса, Каприлес 35 процентка гына өмет итә ала. Әмма белгечләр фикеренчә, Каприлес, ил башлыгы булып сайланмаган очракта да, җиңүче булырга мөмкин. Узган ел Чавес белән көндәшлек иткәндәгегә караганда, бүген аның тарафдарлары күбрәк. Тора-бара алар арта гына барачак һәм иртәме-соңмы, Каприлесның президент булу мөмкинлеге зур. Ул илдә социаль тигезлек булдырырга омтылучы төрле җәмгыять катлауларының мәнфәгатен яклый. Нәсел тамырлары Беларусьтан булса да, президент булуга, Беларусь белән хезмәттәшлеккә чик куям, дип белдергән Каприлес. Чавес белән хушлашырга Лукашенко юкка гына шәхсән үзе бармаган икән.
Мадуро - үткәннәр белән яшәүче, Чавесның исемен мәңгеләштереп, үзен аның дәвамчысы итеп күрсәтергә омтыла. Күптән түгел генә ул Уго Чавесның аңа кош кыяфәтендә килүе һәм президентлыкка сайлауларда катнашуына фатихасын бирүе турында белдергән. Мадуро, мондый гамәлләре белән, халыкта каршылыклы фикерләр тудыра, белгечләр әйтүенчә, бу аның файдасына эшләми.
Отучылар һәм оттыручылар
Ни өчен Уго Чавесның үлеме дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булды һәм хәзер киләсе сайлауларга әзерлекне күзәтә? Россия өчен Венесуэла белән хезмәттәшлек итү коралга заказ һәм нефть табу-эшкәртү буенча килешүләр белән генә чикләнмәде. Чавес җитәкләгән Венесуэла Россиянең дөньякүләм сәясәт уенында югары лигага чыгу һәм АКШның йогынтысын киметү планының бер өлеше иде. Хәерчелек һәм социаль тигезсезлек белән көрәшүче буларак, Мәскәү Чавесны АКШка каршы сәясәт байрагы астына экзотик контингенттагы башка илләрне дә туплый алырлык шәхес итеп күрә. Ә яңа хакимиятне (әгәр дә ул элеккеге сәясәтне алып барса) Россия танклары һәм нефть кенә АКШка каршы берләштерә алырмы? Шул ук вакытта Кытай да Кариб буендагы әлеге дәүләт белән кызыксына. Бүген ул Венесуэланың телекоммуникацияләр, космик технологияләр, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы секторларын инвестицияли. Кыскасы, җиде ай яңгыр явып, биш ай кояш кыздыра торган әлеге ил күпләргә кирәк һәм һәркайсының үз максаты. Ә гади венесуэлалылар... Алар кемнедер даһи итеп кабул итәргә омтылу, җәсәден дә җиргә тапшырмыйча, бальзамлап мәңге сакларга тырышу, мультфильмнар карап, патриотлык хисләрендә яну белән мәшгуль... Болар сезгә бернәрсәне дә хәтерләтмиме? Мин белгән шундый бер ил дөнья картасында юк инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading