16+

Укучыны яраттыра белергә кирәк...

«Мәктәптә хәзер хезмәт хакын әйбәт түлиләр, әллә укытучы булып кына барасы инде», - ди моннан биш ел элек укытучылык һөнәрен үзләштергән танышым. Әмма акчасына кызыгып кына укытучы булып буламы икән?!

Укучыны яраттыра белергә кирәк...

«Мәктәптә хәзер хезмәт хакын әйбәт түлиләр, әллә укытучы булып кына барасы инде», - ди моннан биш ел элек укытучылык һөнәрен үзләштергән танышым. Әмма акчасына кызыгып кына укытучы булып буламы икән?!

Яшел Үзән районының Урысбага авылында егерме елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән Ләлә Шакирова: «Укытучының акча өчен килгәнме, әллә чын күңелдән укытамы икәнен бала шунда ук сизә. Беренче дәрестән үк син укучы өчен йә әйбәт укытучыга әйләнәсең, йә ул синең дәресләреңне көтеп алмый башлый. Гомумән, моны эшләп караган кеше генә аңлыйдыр. Эшеңнән тәм табып, сабыр итеп эшләсәң генә ниндидер уңышларга ирешергә була, акча өчен генә укытасың икән, үзеңне генә газаплыйсың. Чын укытучы булыр өчен, укучыны яраттыра белергә кирәк. Ничек? Монысы инде һәр педагогның үз сере», - ди. Ләлә апага директор вазифасын авыр чакларда башкарырга туры килгән. 1989 еллар. Мәктәпкә газ кермәгән, район үзәгенә еш кына җыелышларга, семинарларга барырга кирәк. Яңгыр явып узса, юл пычрак, машина юк, тимер юл станциясенә җәяү барасың. Кыскасы, бер җыелышка барам, дисәң, көнең үтә дә китә. Ул ике катлы мәктәпне җылыту өчен, станциягә вагон белән китерелгән күмерне машина яллап ташу да директор җилкәсендә була. Зур тырышлыклар белән мәктәпкә газ кертү, компьютер бүлмәсе булдыру, укуда яңа алымнар кертү, яшелчәләр саклау өчен баз булдыру, җәйге лагерьлар оештыру, БДИ күрсәткечләренең югары булуы - болар барысы да Ләлә апаның тырышлыгы. Ябык кына гәүдәле, укучылары арасында күренмәгән дә кечкенә генә буйлы директорның зур коллективны дус-тату тота алуына, укытучылар белән уртак тел табып эшли белүенә сокланып куясың.
Ләлә Шакирова Урысбага авылына, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, юллама белән килгән. Бер күрүдән үк авылны, аның халкын, мәктәпне, коллективны үз иткәннән соң, Урысбагада төпләнеп калырга уйлаган. Булачак тормыш иптәшен дә биредә очраткан. Әмма тигез тормышта озак яшәргә насыйп булмый Ләлә апага - бик яшьли тол кала ул. Шулай да тормыш сынауларына бирешми, каенанасы яныннан да китми, аның белән тату гомер кичереп, горурлыгы - улы Фәнисне тәрбияләп үстерәләр, аңа югары белем бирәләр. Хәзер Ләлә апа лаеклы ялда, шулай да тик торганы юк үзенең. Чит илләргә сәяхәт итәргә ярата, газета-журналларны бик яратып укый, җәен бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләре белән мәш килә. Яраткан ике оныгы да дәү әнисенең төп юанычы. Намазга басу, Коръән сүрәләрен өйрәнү, мәчеткә йөрү аңа күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә. Ләлә апага тиздән 60 яшь тула. Укучылары бүген дә яраткан директорларының хәлен белеп торалар, укытучылар тәҗрибәле Ләлә апага киңәшләр сорап шалтыраталар. «Мәктәп икенче өем кебек иде. Бу һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенмәдем, бөтен авырлыкларны җиңәргә, кыенлыкларга түзәргә (ул вакытта хезмәт хакын да аз түлиләр иде бит әле) бары эшемне чынлап яратуым ярдәм итте, тормышта ниндидер эз калдыруым, кем өчендер бүген дә кирәкле булуым белән бик бәхетлемен», - ди Ләлә апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading