16+

Укытучыма!

фото бизәү өченбирелгән Укытучы... Дөньядагы барлык уңай сыйфатларны узенә туплаган, киң күңелле, тырыш, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлап ярдәм кулы суза, төпле киңәшләрен бирә, акны - карадан, хакны нахактан аерырга өйрәтә. Һәр һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Нинди генә заманалар булмасын, укытучыга карата укучылары...

Укытучыма!

фото бизәү өченбирелгән Укытучы... Дөньядагы барлык уңай сыйфатларны узенә туплаган, киң күңелле, тырыш, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлап ярдәм кулы суза, төпле киңәшләрен бирә, акны - карадан, хакны нахактан аерырга өйрәтә. Һәр һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Нинди генә заманалар булмасын, укытучыга карата укучылары...

фото бизәү өченбирелгән

Укытучы... Дөньядагы барлык уңай сыйфатларны узенә туплаган, киң күңелле, тырыш, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлап ярдәм кулы суза, төпле киңәшләрен бирә, акны - карадан, хакны нахактан аерырга өйрәтә. Һәр һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.
Нинди генә заманалар булмасын, укытучыга карата укучылары күңелендә яшәгән зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре гомерлек.
Балачак. Яраткан тәрбиячең. Беренче укытучың. Мәктәп еллары. Һәркем тормыш юлына шушы беренче баскычлар аша күтәрелә. Ә тормыш юлының баскычлары шактый биек һәм анда менеп җитәр өчен, күп көч кирәк. Баскычлардан күтәрелгәндә кеше күп нәрсәгә өйрәнә. Һәм, әлбәттә, әле беренче генә адымыңны ясаганда, синдә ышаныч уятып, алга чакыручы көчле куллар кирәк. Әти-әни, тәрбияче, укытучы. Бу дөньяда һәр кеше шушы гүзәл затлар алдында бурычлыдыр дип уйлыйм.
Мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып кергән көнеңне искә төшергәндә, билгеле инде, беренче укытучыңны күз алдына китерәсең. Гүя ул, елмаеп, сине каршы ала. Бүген исә үзем нәни кулларымнан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыма елмаеп баш иям. 1977 елның 1 сентябре. Безне - 8 баланы Чаллы башлангыч мәктәбендә - Лена Юныс кызы Гыйләҗева белем дөньясына алып кереп китте. Шушы көннән башлап, беренче булыйм, дип, көн дә мәктәпкә ашыгулар, укытучы апамның ягымлы каршы алулары,назлы карашы әле дә күңелемдә саклана.
Педагогик сәләте, психологик осталыгы белән үз урыныбызны табарга өйрәтте безне Лена апа. 40 ел буе башлангыч сыйныфларны укытты ул. Укытучылык хезмәте, өч баланы тәрбияләп үстерү, район методик берләшмәсенә җитәкчелек итү, җәмәгать эшләрендә катнашу, балалар белән концерт һәм спектакльләр әзерләү, төне буе дәфтәр тикшерү, дәрес планнары язу... Укытучы боларның барысына да ничек өлгергән, көч һәм энергияне каян алган? Хөкүмәтебез аны, зурлап, «Халык мәгарифе отличнигы», «Укытучы-методист» дигән мактаулы исемнәр биргән.
Олы җанлы беренче укытучым Лена Юныс кызы Гыйлаҗева март аенда 80 яшен тутырды. Әле һаман хәрәкәттә, балалары, оныклары, оныкчыклары турында кайгырта, һәрберсенә ярдәм итә, барысының да белемле, бәхетле булуын тели. Сезгә исәнлек-саулыкта, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер итәргә язсын. Һәрвакыт шулай кешеләрне, дөньяны яратыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading