16+

Ул чакта «дедовщина» юк иде

1960 ел... Өч удмурт егетен һәм мине армия сафларына алдылар. Казанда хәрби комиссариатта бер атна ятканнан соң, йөзләгән булачак солдатларны Казан елга портына җәяү китереп, анда пароходка төяп, «Славянка» музыкасы астында Идел буйлап алып киттеләр. (Кем «Шәһри Казан» газетасын ала, Казан егетләре, сез бик күп идегез, сезне алып китәсе көнне...

Ул чакта «дедовщина» юк иде

1960 ел... Өч удмурт егетен һәм мине армия сафларына алдылар. Казанда хәрби комиссариатта бер атна ятканнан соң, йөзләгән булачак солдатларны Казан елга портына җәяү китереп, анда пароходка төяп, «Славянка» музыкасы астында Идел буйлап алып киттеләр. (Кем «Шәһри Казан» газетасын ала, Казан егетләре, сез бик күп идегез, сезне алып китәсе көнне...

1960 ел... Өч удмурт егетен һәм мине армия сафларына алдылар. Казанда хәрби комиссариатта бер атна ятканнан соң, йөзләгән булачак солдатларны Казан елга портына җәяү китереп, анда пароходка төяп, «Славянка» музыкасы астында Идел буйлап алып киттеләр. (Кем «Шәһри Казан» газетасын ала, Казан егетләре, сез бик күп идегез, сезне алып китәсе көнне генә җыйдылар, исегезгә төшерегез, 73403 нче хәрби часть, полк командиры - полковник Сапего, политрук - майор Бутузов.)
Куйбышев шәһәренә җиткәч, Новокуйбышевтагы хәрби частька килеп урнаштык. Мине пиротехникалар ротасына яздылар. Бу сугыштан калган мина һәм бомбаларны, шулай ук башка коралларны, хәрби әһәмияткә ия булган күперләрне саклау өчен махсус, СССРда бердәнбер рота иде.
1961 елның язында безнең рота беренче командировкага - Украинаның Львов, Винница һәм Хмельницк өлкәләренә, сугышның бик көчле барган урыннарында шартламый калган бомба һәм миналарны зарарсызландыру өчен килде. Самбор шәһәрендә хәрби частька урнаштырдылар. Төрле өлкәләрдән шартлаткыч матдәләр булуы турында хәбәр итәләр. Без шул мөрәҗәгатьләр буенча бурыч үтәдек. Тормышны алты айдан артык куркыныч астына куеп, шушы төбәкне сугыш калдыкларыннан чистарттык.
Хмельницк өлкәсендә кошчылык фермасы төзегәндә бомба һәм миналар табалар, безне шунда чакырттылар. Анда коточкыч зур складка юлыктык. Сугыш кирәк-яракларын ком салынган махсус машинага төяп, Хмельницк өлкәсендәге танк полигонында йөзәр данә салып шартлаттык. Безнең бертөркем солдатларга, зур батырлык күрсәткән өчен, Мәскәүгә бүләкләнү турында исемлек җибәргәннәр иде, ләкин көтмәгәндә, өч ел хезмәт итеп, кайтырга ун көн кала, украин егете, өлкән сержант Алейников шартлап үлде. Броде казанлыгында бер йөкле хатынны бала табарга урман аша хастаханәгә илткәндә, танкка каршы куелган минага эләгә алар. Көчле шартлау машинаның алгы тәгәрмәчен йөз метрга очыра, ә хатын-кызның аягын өзә. Бу миналар һөҗүм итеп килүче немец танкларына каршы куелган була, сугыш бетеп, күпме еллар үткәч тә, алар һаман куркыныч тудырып торалар.
1962 елның язы. Безнең взвод Чувашия Республикасы Суро елгасындагы 750 метрлы, 1942 елда немец әсирләре төзегән агач күперне язгы бозлардан сакларга барды. Без күпердән ике йөз метр алда һәм йөз метр артта су күтәрелә башлаганчы бозны шартлатып куйдык. Шушындагы хезмәт өчен, взвод командиры 1 Май бәйрәме хөрмәтенә мине ун көнлек отпускага җибәрде.
1963 елның язы. Волгоград шәһәренә җибәрделәр. Сугыш чоры калдыклары әле анда, әле монда табылып тора. Төзелеш вакытында биш йөз килограммлы авиабомба тапканнар. Бу тирәдә яшәүче шәһәр халкын кисәтеп, милиция хезмәткәрләре ярдәмендә урамнарны машиналардан чистартып, әлеге бомба шул урында шартлатылды.
Шул рәвешле 3 ел хезмәт итеп, сугышта катнашмасак та, аның афәтен үз күзләребез белән күрдек. Туган якларга кайткач, хәрби комиссариатта хәрби хәзерлекне дәвам итеп, лаеклы ялга капитан дәрәҗәсендә чыктым.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: мин хезмәт иткән полкта, шул исәптән безнең ротада, өч ел хезмәт итеп, «дедовщина»ның нәрсә икәнен дә белмәдек. Төрле милләт егетләре бердәм, тату-дус булып, бер-беребезгә булышып, хәленә кереп яшәдек. Безне соңгы елын хезмәт итүче солдатлар иптәшләре кебек кабул иттеләр. Ничә ел хезмәт итүгә карамастан, кимсетү, үзе өчен эшләтү, идән юдыру һәм башка мыскыл итү күренешләрен күрмәдек. Безне ничек матур итеп кабул иттеләр, без дә яшь солдатларга шундый ук мөгамәлә күрсәттек, булыштык. Уставча яшәдек! Шуңа күрә армиядә хезмәт иткән чакларны, иптәш егетләрне сагынып искә алам. Ватанны кулга корал тотып саклаучылар шулай яшәргә тиеш тә!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading