16+

Ул хәзер «балаларныкы» түгел

Шәһәр үзәгенә барган саен, андагы элеккеге «Балалар дөньясы» кибетен күреп, балачакка кайткандай булам. Кечкенә вакытыбызда, каникулга чыккач, әти безне Казанга алып килә иде. Иң элек Горький исемендәге ял паркына барып, карусельләрдә әйләнәбез, аннары берәр музей белән танышып чыгабыз да университет янындагы фотосалонга барып, бергәләшеп сурәткә төшәбез (ул хәзер юк инде),...

Ул хәзер «балаларныкы» түгел

Шәһәр үзәгенә барган саен, андагы элеккеге «Балалар дөньясы» кибетен күреп, балачакка кайткандай булам. Кечкенә вакытыбызда, каникулга чыккач, әти безне Казанга алып килә иде. Иң элек Горький исемендәге ял паркына барып, карусельләрдә әйләнәбез, аннары берәр музей белән танышып чыгабыз да университет янындагы фотосалонга барып, бергәләшеп сурәткә төшәбез (ул хәзер юк инде),...

Шәһәр үзәгенә барган саен, андагы элеккеге «Балалар дөньясы» кибетен күреп, балачакка кайткандай булам. Кечкенә вакытыбызда, каникулга чыккач, әти безне Казанга алып килә иде. Иң элек Горький исемендәге ял паркына барып, карусельләрдә әйләнәбез, аннары берәр музей белән танышып чыгабыз да университет янындагы фотосалонга барып, бергәләшеп сурәткә төшәбез (ул хәзер юк инде), Тинчурин театры янәшәсендәге ашханәгә кереп, пилмән ашап тамак ялгыйбыз да «Балалар дөньясы»на юл тотабыз. Монысы инде без сабыйлар өчен иң күңеллесе, чөнки безгә мондагы коктейль бик тә ошый, аны эчкәннән соң, чират торып, укырга йөрергә портфель, мәктәп формасы, алъяпкыч, галстуклар алгач, метеорга утырып, Идел буйлап авылга кайтып китәбез... Һәр җәйне шулай Казанга килеп, шәһәр белән танышып кайту гаиләбезнең бер матур гадәте иде.
Безнең кебек үк күпләрнең яраткан кибете булган әлеге дә баягы «Балалар дөньясы» ябылганга инде ничә еллар узса да, ул һаман да сагындыра. Гадәттә, Казанда күп кенә йортларны кай арада ремонтка ябып куялар да, кай арада яңартып ишекләрен дә ачалар. Ә менә «Балалар дөньясы» белән алай булмады шул, ул бик озак ямансулап торды. Кайчан кабат ачылачагы, аның урынына нәрсә булачагы белән дә кызыксынмый башлаган идек инде. Инде дим, чөнки, ышандыруларынча, март-апрель айларында ул кабат ачылачак икән. Әмма үз исеме белән түгел, башка исемдә. Аның түбәсенә инде «Бульвар на Петербургской» дигән язу да элеп куйганнар. «Бульвар»да яңа кибетләр, күңел ачу комплекслары эшли башлар дип көтелә. Анда спорт товарлары, өй кирәк-яраклары сатылачак, хәләл кафелар да урнашачак. Имеш, аның янәшәсендәге «Кольцо» сәүдә үзәгеннән «Бульвар»га эләгү өчен урамга да чыгып торырга кирәк булмаячак, бер кибеттән икенчесенә җир астындагы коридор аша да эләгеп булачак.
Нинди генә шаккатризмнар көтсә дә, барыбер дә без яраткан «Балалар дөньясы» булмаячак шул инде ул. Ә бәлки шулай булырга да тиештер. Без дә бит гел сабый булып тормыйбыз, үсәбез, үзгәрәбез...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading