16+

Улың булса, шундый булсын!

Мин аларны яратып, үзем теләп алдым. Рус гимназиясендә ачылган татар сыйныфы - 5Г укучылары - 23 бала. Матурлар, сөйкемлеләр, теттереп татарча сөйләшәләр.

Улың булса, шундый булсын!

Мин аларны яратып, үзем теләп алдым. Рус гимназиясендә ачылган татар сыйныфы - 5Г укучылары - 23 бала. Матурлар, сөйкемлеләр, теттереп татарча сөйләшәләр.

Руслан Закирҗанов - шуларның берсе. Ул сыйныфташларыннан үзенең мөстәкыйльлеге, эзләнүчән булуы белән аерылып торды. Әти-әнисе - гади кешеләр. Җитәкләп, музыка мәктәбенә дә, төрле түгәрәкләргә дә йөртмәделәр. Башлангычта - курай түгәрәгенә, бишенчедә укыганда мәчеткә йөри башлады малай.

Күптән түгел генә аның турында кызыклы яңалык белдем. Баксаң, ул 12-13 яшьләрендә, кайбер соңгы дәресләрдән китәргә рөхсәт сорап, әтисенең туган авылы Югары Курсага кайтып йөргән икән. Бу турыда миңа - сыйныф җитәкчесенә - бер генә укытучы да әйтмәде, сыйныфташлары да аны сатмады. Авылга еш кайтуының сәбәбен сорашкач, ул: «Авылдагы ирек, иркенлек, якын дуслар, машина йөртү ошый», - дип җавап бирде. Бу гамәле аның укуына кыенлык тудырмады.

12 яшендә үк тимер-томыр ватыклары җыеп тапшырып һәм төрле эшләрдә эшләп, машина алган малай ул. Өр-яңа ук булмаса да, үзенеке.

Алар бишенчедә укыганда, Нәүрүз бәйрәме уздырырга булдым. Русланга Кыш бабай ролен бирдем. Бик теләп әзерләнде, күршедәге балалар бакчасыннан Кыш бабай киеме дә алып торды. Бәйрәмне билгеләнгән көндә уздыра алмадым. Руслан моңа бик борчылды.

Бервакыт музыка тавышы ишетеп, актлар залына керсәм, концерт бара. Сәхнәдә Руслан «Әнкәйнең догалары»н җырлый. Үзенчә, җаныннан ярып чыгарып җырлады ул җырны. Мине үземнең яшьлегемә алып кайтты бу җыр. Без, сугыш чоры ятимнәре, Арча районы Субаш Аты балалар йортында югары сыйныфларда укыган чакта, сөйкемле генә бер кызыбызга авыл егете чын күңеленнән гашыйк булып, тәрәзәбез алдыннан шулай бөтен җаны-тәне белән җырлап уза иде...

Элеккеге укучым бүген инде - тормыш тәҗрибәсе туплаган, типсә тимер өзәрлек гаилә башлыгы, кызларының яраткан әтисе.

Элегрәк бер журналдан укыганым булды - Россиядә 100 ирнең 37се генә гаиләсен ашатып-эчертеп яши ала икән. Хәзер бу сан тагын да арткандыр дип уйламыйм. Бәлки, Татарстанда бераз зуррактыр. Вахта методы белән еракларга китеп эшләүче ир-егетләребез бар бит. Руслан - шушы 37 санына керүчеләрдән. Ул, гаиләсен яхшы яшәтер өчен, төзелеш-төзекләндерү эшләрен өйрәнгән. Бу хакта ишеткәч тә, мин фатирымны ремонтлауны аңа гына ышанып тапшырачакмын дип уйлап куйдым, чөнки аңарчы берничә тапкыр авызым пешкән иде инде. Бик ашыгып, аннан-моннан гына эшләсәләр дә, бер айлык хезмәт хакымны алып киткәннәр иде ул чакта. Җитмәсә, алар китүгә үк, обойлары да кубып төште.

Быел өемә ремонтны Руслан ясады. Түшәмнәребезне искиткеч итеп тигезләде. Килгән һәркем сокланды.

Беркөнне Руслан безгә кече кызы белән килде. «Минем дә синең эшеңә барасым килә», - дигәч, әтисе каршы тора алмаган. Баштарак бергә уйнадык. Бала бала бит инде ул, арыды, көйсезләнә башлады. Шунда Русланның нинди әйбәт әти булуына игътибар иттем. Ул тавышын да күтәрмәде, ачуланмады да кызын, эшемне калдырасың дип тә сукранмады. Сабырлык күрсәтеп, сабыен тынычландырды, ул арада кызчык йокыга да китте. Икенче бүлмәгә алып кереп караватка салды да эшен дәвам итте.

Әти-әнисе белән дә яхшы мөнәсәбәттә Руслан. Өй салырга уйлагач, төп ярдәмне алар күрсәткән. Дөрес, эш әле башланган гына. Хәләл хезмәт белән табылган акчаңа бүгенге көндә йорт җиткерү җиңел булмавын белеп тотынган. Балаларын нигезле итәсе килү авырлыклар алдында курыкмаска өйрәткән. Мин үз укучым өчен бик шатмын. Булыр, өйләре дә салынып бетәр, булдыра торган егет ул!

Быел минем яратып, үзем теләп алган сыйныфым балаларына 30 яшь була. Юбилейлары, алар - 1987 елгылар. Руслан үзенең туган көнен яраткан хатыны, алма кебек ике кызы, әти-әнисе белән бергә яңа өйдә каршылый. Яңа йортның бер почмагын яшәү өчен җайлаштырган инде ул. Кеше өчен шуннан да олы бәхет була димени?!

Форсаттан файдаланып, башкалабызның 125нче гимназиясен 2004 елда тәмамлаган 11Г сыйныфы укучыларымның барысын да туган көннәре белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading