16+

Урланган велосипед эзеннән...

Кырын эш кырык елдан соң да беленә диелә халык әйтемендә. Кызганыч, без гасырлар дәвамында тупланган тормыш сабакларын онытып җибәргәлибез, санга сукмыйбыз. Һәм бик нык ялгышабыз.

Урланган велосипед эзеннән...

Кырын эш кырык елдан соң да беленә диелә халык әйтемендә. Кызганыч, без гасырлар дәвамында тупланган тормыш сабакларын онытып җибәргәлибез, санга сукмыйбыз. Һәм бик нык ялгышабыз.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның Казан полиция гарнизоны белән очрашуында күңелемне әлеге уйлар биләп алды. Бүгенге технологияләр заманында, «күрмәсләр», «тотмаслар» дип, җинаятькә бару белә торып киләчәк язмышыңны җимерүгә тиң. Министр башкаланың ведомстводан тыш сак хезмәте роталары командирларына яңа ВАЗ-2114 автомобильләренең ачкычларын тапшырды. Әлеге автомобильләр камил технология буенча җиһазландырылган. Универсиада чорында ведомстводан тыш сак хезмәтенә дә җитди бурычлар йөкләнә. Хәер, бу бүлек хезмәткәрләре гадәти көннәрдә дә үз вазифаларына җаваплы карый. Быел гына да җәмәгать тәртибен бозган 4 мең граждан тоткарланган, 300 җинаять булдырмый калдырылган, 28 кеше бина һәм фатир басканда тотылган.
Казан полициясеннән прапорщик Алексей Трифанов, өлкән сержант Игорь Иванов, майор Венера Фәтхуллина, өлкән сержант Юрий Тучков, сержант Артур Гыйниятуллин, капитан Владимир Кузьмин, өлкән лейтенант Фәрид Абитов тырыш хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Урланган «Тойота Королла», «ВАЗ»-2114, «УАЗ»-390995 автомобильләре табылып, кире хуҗаларына кайтарылды. Ул көнне 12 яшьлек малайдан да ныграк сөенүче булмагандыр, мөгаен. «Хезмәт резервлары» спорт комплексы янында аның «BMX» велосипедын урлап киткәннәр. «Вишневский» полиция бүлеге инспекторы майор Венера Фәтхуллина Казанны җәяүләп кат-кат актарса актарган, әмма велосипедны барыбер тапкан. «Гражданнардан, аеруча балалардан ихластан әйтелгән рәхмәт сүзен ишетү безгә көч-дәрт өсти», - диделәр полиция хезмәткәрләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading