16+

Узган гомерләрне искә төшерде

Төрле мәгълүмат чараларында, атаклы язучыбыз, күп китаплар авторы мәрхүм Габдрахман Әпсәләмовка, исән булса 100 яшь булыр иде дигән хәбәр таралгач, күңелемдә узган гасырның 60 нчы елларындагы вакыйгалар искә төште. Миңа 1966 елның июль аенда Пятигорск шәһәрендә Минскидан килгән яхшы күңелле, укымышлы фән кандидаты, язучы һәм бик тә сәләтле фотосурәтче Иван...

Узган гомерләрне искә төшерде

Төрле мәгълүмат чараларында, атаклы язучыбыз, күп китаплар авторы мәрхүм Габдрахман Әпсәләмовка, исән булса 100 яшь булыр иде дигән хәбәр таралгач, күңелемдә узган гасырның 60 нчы елларындагы вакыйгалар искә төште. Миңа 1966 елның июль аенда Пятигорск шәһәрендә Минскидан килгән яхшы күңелле, укымышлы фән кандидаты, язучы һәм бик тә сәләтле фотосурәтче Иван...

Төрле мәгълүмат чараларында, атаклы язучыбыз, күп китаплар авторы мәрхүм Габдрахман Әпсәләмовка, исән булса 100 яшь булыр иде дигән хәбәр таралгач, күңелемдә узган гасырның 60 нчы елларындагы вакыйгалар искә төште. Миңа 1966 елның июль аенда Пятигорск шәһәрендә Минскидан килгән яхшы күңелле, укымышлы фән кандидаты, язучы һәм бик тә сәләтле фотосурәтче Иван Викторович Матошко белән ял итәргә туры килгән иде. Яшебез белән төрле буын кешеләре булуга да карамастан, безнең арада яхшы мөнәсәбәт урнашты. Шуннан соң күп еллар хатлар язышып, хәбәрләшеп торган идек. Бервакыт бу үзенең хатында: «Хөрмәтле Илгизәр Шәриф улы, минем күңелемдә күптән менә мондый уйлар йөри, әмма сезне борчырга базмыйм: Сез миңа татар авторларының китапларын җибәрә алмассызмы икән?» - дигән. Әлбәттә, дус абзыйның милләттәш язучыларның китаплары белән кызыксынуы мине канатландырып җибәрде. Һәм мин, озакка сузмыйча, югарыда искә алынган Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» һәм тагын ниндидер китабының русчага тәрҗемәләрен җибәрдем. Аңа тагын башка язучыларның да барлыгы унлап китабын салдым. Ул, аларны алгач, кабат-кабат укып, аларга (башта «Ак чәчәкләр» турында) соклануын, аларның эчтәлеге югары дәрәҗәдә булуын искәртеп, хат саен рәхмәтләрен әйтә иде. Үзе дә миңа китапларын һәм башка авторларның әсәрләрен җибәрде. Күрәсең, безнең китапларны читкә чыгартмаганнардыр инде. Миңа бер елны ял вакытында Минск һәм Калининград калаларына ике атналык юллама белән барырга туры килгән иде. Менә шул сәфәремдә бер кичне дус кешем чакырып, кунак итте. Аларның китап шкафлары да гадәти түгел, түшәмнән идәнгә кадәрле иде. Ул үзе Сарытау каласына барганда безгә дә кереп, Тәтешнең истәлекле урыннарын, аннан Казанга барып, Кремльне һәм башка тарихи урыннарны фотога төшереп алып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading