16+

Вакыт үз сүзен әйтер

Узган гасырның илленче еллары башында да әле Моторлар төзү һәм Горбунов исемендәге Авиация заводларында эшләүчеләрнең күбесе шәһәр үзәгендәге Бауман, Киров, Молотов һәм Свердлов урамнарында яшәп, эшкә 9 нчы трамвай белән - кайбер очракларда ишекләренә ябышып, артына асылынып, күз алдына да китереп булмый торган рәвештә баралар иде. Бүген иркен, яңа трамвай,...

Вакыт үз сүзен әйтер

Узган гасырның илленче еллары башында да әле Моторлар төзү һәм Горбунов исемендәге Авиация заводларында эшләүчеләрнең күбесе шәһәр үзәгендәге Бауман, Киров, Молотов һәм Свердлов урамнарында яшәп, эшкә 9 нчы трамвай белән - кайбер очракларда ишекләренә ябышып, артына асылынып, күз алдына да китереп булмый торган рәвештә баралар иде. Бүген иркен, яңа трамвай,...

Күптәнге хыялларыбыз тормышка ашты, тагын өч метро станциясе ачылды. Метро төзелеше турында даими язып, хәбәр итеп торучы «Шәһри Казан» журналисты Дамир Бәдриевкә гел шалтыратып, урамда очраганда да туктатып сорашып та аптыратып бетерә идем. Хәзер инде: «Киләчәктә кая юнәлер икән?» - дигән сорау бирәсе килә.
Миннән торса, мин аны Яшел Үзән һәм Биектауга җибәрер идем. Әнә базарлардагы сәүдә алачыкларын, кибетләрне Яңа Турага күчерә башлаганнар иде бит. Безнең ише карт-коры, өлкән буын, бер кило җиләк-җимеш һәм башка вак-төяк өчен, анда автобусларга утырып бара алмый шул. Яшел Үзәнгә таба метро булса, андый проблема килеп чыкмаячак ич. Өстәвенә ул тирәләрдә иярчен шәһәрчек (город-спутник) төзеләчәк икән. Юл кырыйларындагы җирләр бакчачыларга сатыла, дип тә сөйлиләр. Бакчачылар ничек йөрер икән? Юл өстендәге диярлек Осиново авылында күпкатлы йортлар салынып, шәһәргә әйләнеп бара. Васильевога төшә торган юл чатында яңа бистә барлыкка килгән. Әйшә авылы да зурая бара, Яшел Үзәндә танылган зур заводлар, Казан заводларының филиаллары күптән эшләп тора. Яшел Үзән район үзәге генә түгел, аннан үсеп чыккан җитәкчеләр, белгечләр, журналистлар, язучылар, сәнгать һәм фән эшлеклеләре бар. Биредә җир асты коммуникацияләре күп һәм тыгыз түгел.
Әмма федераль хөкүмәттән, 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионатына метроның икенче линиясен сузуны финанслауны кире кагу турында хәбәр килгән («Казанские ведомости». - 2/ IV.2013).
«Метроэлектротранс» МУП җитәкчесе Әсфан Галәвов: «Әйдәгез, иртәгә кадәр яшик әле, вакыт үз сүзен әйтер», - ди.
Җөмһүриятебездә миллиардерлар саны артып тора. Нигә алар ярдәменә таянмаска?! Ватан сугышы елларында, ишекне бикләп куеп, өйгә кайтармыйча тотып заемга яздыру очраклары булгалады.
Әле безнең күрше республикаларда эш сөючән, алга гына омтылучы чуаш һәм мари дусларыбыз бар. Аларның да башкалаларыннан метро сузып, безнекенә килеп кушылу ихтималы юк түгел. Халыклар дуслыгына ни җитә?! Бездә продуктлар кытлыгы заманында ит, йомырка, атланмайлар, сыр ише ризыкларны Йошкар-Оладан ташыдык.
Минтимер әфәнде Шәймиев Болгар шәһәрен торгызып, халыкка тапшыргач, нигә шәһре Болгарга метро сузмаска?! Идел буенда яшәүче мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, «Шәһре Болгар метросы» фонды оештырып, хәзер үк эшкә тотынырга, акча туплый торырга буладыр. Бәлкем чит илләрдә яшәүче мөселманнар да ярдәм кулы сузар. Кремльдәге «Кол Шәриф» мәчете дә шулай төзелде бит!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading