16+

Ватсап «вәт шәп»

Хәзер кешене кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый. Элек аңардан сөйләшә генә идек. Бүген чын мәгънәсендә кесә компьютеры ул: көй дә тыңлата, фотога да төшерә, сәлам дә юллый.

Ватсап «вәт шәп»

Хәзер кешене кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый. Элек аңардан сөйләшә генә идек. Бүген чын мәгънәсендә кесә компьютеры ул: көй дә тыңлата, фотога да төшерә, сәлам дә юллый.

Соңгы вакытта ватсап дигәннәре бик популярлашып китте. Дөньяның кай читенә генә барып чыксаң да, ара ерак дип тормый, җибәргән фотоңны да, видеоңны да күз ачып йомганчы тиешле кешесенә илтеп җиткерә. Туган көн, бәйрәмнәре белән котлап, матур җыр-көй җибәреп, таныш-белешләреңнең, дусларыңның күңелләрен дә күтәрә аласың. Язып торырга иренгәннәр өчен, сөйләгән сүзеңне түкми-чәчми, үз тавышыңны бозмый китереп җиткерә ала торган сыйфаты да бар. Юкка гына «вәт шәп» белән рифмалашмый инде.

Бер ай чамасы шундый фикердә булдым. Әллә кайчан мәктәпне тәмамлаган сыйныфташларның оныкларының фотосурәтләрен күреп тә, тормышларының көйле булуын белеп тә шактый сөендем. Аерым төркемнәргә берләшеп аралашу үзе бер җан рәхәте икән. Уй-ниятләр бер булгач, сөйләшер сүз дә күп, кызык та.

Кайчак дуслардан яшәешнең мәгънәсе турында туктап уйланырга өндәгән видеолар да килә. Андый акыллы киңәшлеләрне тиз генә дус-танышларга юллыйм. Еллар үткән саен, алар да кими бара бит, бөтенләй югалтып бетерәсе килми. Тәмам ияләнеп беттем: ашаганда - табын янында, йоклаганда - мендәр астында телефоным. Ансыз яшәүне күз алдыма да китерә алмый башладым. Хәбәр килгәнен белгертеп, тавыш биргән саен, тиз генә ачып укыйм да тиз генә җавап юллыйм. Нинди генә хәбәр килми: таң ату белән, хәерле иртә телиләр. Бәйрәм җитсә, котлаулар быелгы яңгыр булып ява. Җомга көннең үз котлавы. Кичә дә шулай иде, бүген дә, иртәгә дә исән булсам, шулай булачак.

Юк, иртәгә азрак башка төрле булыр төслерәк. Чөнки теге изге күңелле дусларның акыллы киңәшләрен тотып, бүген кич йоклар алдыннан яшәү турында уйланып ятам менә. Телефон экранына карап бушка узган вакытым бик кызганыч тоелып китте. Уйларымны раслап, кабат укырмын дип теге атнада ук кибеттән сатып алган Мөхәммәт ага Мәһдиевнең «Бәхилләшү» китабы да киштәдән моңсу гына карап тора түгелме соң?!

Бүгеннән башлап ватсап киңлекләрендә сирәгрәк күренсәм, дус-танышлар үпкәләмәс, шәт. Вакытның кадерен белергә үзләре кушалар ич.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading