16+

«Winx»ларга мәдхия

Биш ана кибеттә «Winx» киштәсе янында курчаклар сайлыйбыз. «Гитаралылары җырлыймы икән аның? Кызыма җырлый торганы кирәк», - ди бер ана. «Ә минеке Флораны һәм шуңа ниндидер оча торган ат сорады», - дип сүзгә кушыла икенчесе. «Кайсы Ләйлә дә, кайсы Текна соң моның? Бөтенесе бертөсле бит болар», - дим, сайлый-сайлый аптырап...

«Winx»ларга мәдхия

Биш ана кибеттә «Winx» киштәсе янында курчаклар сайлыйбыз. «Гитаралылары җырлыймы икән аның? Кызыма җырлый торганы кирәк», - ди бер ана. «Ә минеке Флораны һәм шуңа ниндидер оча торган ат сорады», - дип сүзгә кушыла икенчесе. «Кайсы Ләйлә дә, кайсы Текна соң моның? Бөтенесе бертөсле бит болар», - дим, сайлый-сайлый аптырап...

Күп белүче кызым миңа фея-курчакларның алтау икәнен аңлаткан иде инде. Былтыргы Флорага өстәп, быел аңа Блум, Текна, Ләйләне алдым. Базарда ничектер - белмим, кибеттә иң арзанлы курчак 335 сум тора (акция белән янәсе), иң кыйммәтлесе 1000 сумнан шактый ераклашкан сумма. Кыскасы, мин бер меңлегемә Кыш бабайга язылган хатта күрсәтелгән өч курчаклы булдым. Бу әле бик эконом вариантларны сайлап.
Яңа ел бәйрәме - әти-әниләрнең «Кыш бабай янчыгы» булып эшли торган вакыты. Мөгаен, баланың Кыш бабайга ышануы балага караганда ата-анага күбрәк тә кирәктер әле. Бала күрмәгәндә чыршы төбенә бүләк куеп, без үзебезне могҗиза тудыручыдай хис итәбез. Шушы хис хакына уч төбенә сыярдай озын ботлы канатлы курчакны «ат бәясенә» ал инде!..
Тормышның көннән-көн яхшырмаганын күреп торсак та, һаман яхшыга ышанабыз лабаса. Могҗиза көтәбез. Иртәгәнең бүгенгә караганда яхшырак булачагына ышанасыбыз килә. Бу айда хезмәт хакының күбрәк языласына өметләнәбез. Заманында әти-әниләребез коммунизмга ышанган кебек.
* * *
Бу курчаклар да өстәлгәч, безнең өебез тулы «Winx» булачак: курчаклар, дәфтәр, ручка, бетергеч кебек канцелярия товарлары, журналлар… Хәзер инде мин дә «Winx»лар буенча шактый зур белгечкә әверелдем - кызым да өйрәтте, интернеттан да мәгълүмат җыйдым. Җирдә яшәп яткан Блум исемле кыз чынбарлыкта Домино планетасы принцессасы икән. Ул Магикс дигән тылсымлы үлчәмдә феялар яшәвен белеп ала. Ничектер (сериалны карамагач, ничеклеген әйтә алмыйм, кызым да белми булып чыкты) Алфейга эләгеп, «Winx» клубы оештыра.
Әлеге тылсымлы дөньяны һәм андагы феяларны итальяннар уйлап тапкан. Сериал тиз арада популярлашып китеп, «Winx» табыш китерүче сәүдә маркасына әверелеп куйган. Башта дүртәү булган феялар тора-бара артып, алтыга җиткән. Җиденчегә «Winx» клубы әгъзасы булмаса да, шушы мультсериал герое Рокси да өстәлә. Тик минем кызым, Роксины яратмыйм, ди. Димәк, киләсе елга кызчыгымның мавыгулары үтмәсә, ике генә курчак аласы кала. Мультик буенча, феяларның бойфрендлары да, пиксилары да бар. Пикси дигәне теге феяларга бәйләнгән нәни феялар икән. Йа Аллам, кеше фантазиясенең чиге юк, проектның уңышын сизеп алгач, геройлар саны артканнан-арта бара. «Клуб Винкс - Школа волшебниц» проекты - иң зур рейтинглы тапшыруларның берсе. Курчаклары Барби һәм Братцлар кебек үк актив сатыла. 2007 елда ук бөтен сатылган курчакларның 40 проценты «Winx»ка туры килгән ди. Кыскасы, бренд, сәүдә маркасы, медиафранчайз һәм тагын әллә нинди текә сүзләр кулланып, шактый «мактарга» мөмкин бу проектны. Италия киноаналитиклары фикеренчә, «Winx» җырлары дуслыкка һәм камиллеккә өнди, киләчәккә өмет тудыра. Үсмерләргә бу феялар зәвыклы киенүләре, яңа технологияләр белән мавыгулары, музыкага тартылулары өчен һәм команда рухы белән яшәүләре ягыннан үрнәктер, күрәсең. Кыскасы, «Winx Club» сериал гына түгел, үзенчәлекле культура.
«Winx» сәүдә маркасында кыз балалар ярата торган ачык ал төс өстенлек итә. Курчаклары Барбины хәтерләтә. Үзләре бер-берсенә шулкадәр охшаган ки, чәчләре булмаса, аерам димә. Блум - җирән чәчле, Флора - саргылт-коңгырт, Муза - шәмәхә-зәңгәр, Стелла - ак, Ләйлә - кара, Текна - кызыл. Бөтен вак-төягенә кадәр уйланылган мондый бренд «хуҗасына» зур акчалар китерә, әлбәттә. «Winx» сәүдә маркасы балалар тормышының бөтен өлкәсенә үтеп кергән: кием-салымда да, язу-сызу кирәк-яракларында да - канатлы кызлар. «Winx»лы журналлар да чыга. Интернетта «Winx»лы уеннар тәкъдим ителә торган берничә сайт бар. Аларда феяларны киендерергә дә, буярга да, өйләрен җиһазларга да мөмкин. Быел җәй көне кызымны эшкә ияртеп йөргәндә шактый уйнады ул алар белән. Начар уеннар димәс идем.
«Winx»ларны әйләндереп карыйм да шушыларның брендка әверелүенә аптырыйм. Барби тибындагы озын торыклы, нечкә курчаклар. Нигәдер башлары зур, ялгышмасам, медицина андый җитешсезлеккә гидроцефалия дигән диагноз куя. Аллаһ сакласын! Ә италиялеләр шушы курчаклардан сәүдә маркасы ясап, күпме кызларны җәлеп итә алган.
Минем кызымның аларның мультсериалына артык исе китмәде. Мөгаен, болары өчен ул әле шактый кечкенәдер. Аңа «Маша и медведь», «Смешариклар», «Лунтик» кызыграк. Әмма курчаклары нәкъ менә Флора-Блум-Лейла-Стелла-Текна-Муза булырга тиеш. Мин аның зәвыклы, якты, матур киемнәр кигән канатлы курчаклар белән уйнавына каршы түгелмен. Бәлки, ул аларның канатлы булуына кызыгадыр. Чөнки моннан берничә ел ул үзенә чын канатлар сорап аптыраткан иде. Кешеләрнең канат җилпеп оча алмавын аңлагач, феялар белән мавыга башлагандыр.
Мин бу мавыгуның адәм баласында еш була торган фанатлыкка күчүен генә теләмим. Поп-йолдызлар белән саташучылар, спорт йолдызларын стеналарга элеп куючылар күпме. Стас Михайлов кебек артистларны карарга билет алып, берничә мең халык сыйдырышлы спорт сарайларына баручыларны аңламыйм. Анда ни күренсен дә, нинди юньле энергетика булсын?! Музыка камера залларында гына тыңланырга тиеш дип саныйм. Шаша-котыра футбол-хоккей караучыларны аңламыйм. Мин, гомумән, фанатлыкка каршы. Фанатлар - кемнәрдер өчен зур акчалар китерә торган бизнес. Фанатлыкның яше юк. Баламның андый фанатлыктан өстен булуын телим. Башкаларны кабатларга кирәкмәвен, «толпа» булырга ярамавын аңлатам.
* * *
Алдым курчакларны, чыршы төбенә тездем. Әмма… кызыма мәктәп лагеренда зур сер ачканнар: Кыш бабай юк икән, ә бүләкне әти-әниләр үзләре ала ди. «Син дә «Winx»ларны үзең алдыңмы?» - дип, җиде яшьлек кызым күзләремә карый. Мин аның ничек дөньяга килүе турындагы соравыннан да җавапсыз калмаганны, бу юлы ни әйтергә белми аптырап калам. Әмма «бөек сер»не ачарга туры килде: әйе, курчакларны мин алдым. 30 секундлык тынлык. Аннары кызым кычкырып елап җибәрә: «Кыш бабай булмагач, киләсе елга тагын калган ике «Winx»ны кем алачак?» Мин бу ситуациядән матди файда ясарга тырышып әйтеп куям:
- Кызым, яки «сер», яки бүләк иде. Син «сер»не сайладың…
- Миңа бүләк кирәк. Кыш бабай булмагач, аны кем алсын?!
- Ә бәлки бардыр ул Кыш бабай. Ул бөтен балалар янына килеп җитә алмаганга күрә, балалары еламасын өчен, бүләкне әти-әниләр үзләре аладыр…
- Бәлки бардыр, кызым.
Бар ул, әни, бар. Ул булырга тиеш. Мин аңа киләсе елга да хат язам, яме.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading