16+

Яңгырлы көн

Чистайдан килүче микроавтобуста Казанга барыш. Көне болытлы булса да, авылдан утырып киткәндә яңгыр яумый иде әле. Казанга җитәрәк автобус тәрәзәсенә эреле-ваклы тамчылар тама башлагач, сумкада зонтик юк икәнлеге искә төште. Ярар барыбер иске иде инде, базардан яңаны алырмын, дип, үз-үземне тынычландырып, көчәйгәннән-көчәя барган яңгыр астында автобустан төшеп калдым. Болак буена...

Яңгырлы көн

Чистайдан килүче микроавтобуста Казанга барыш. Көне болытлы булса да, авылдан утырып киткәндә яңгыр яумый иде әле. Казанга җитәрәк автобус тәрәзәсенә эреле-ваклы тамчылар тама башлагач, сумкада зонтик юк икәнлеге искә төште. Ярар барыбер иске иде инде, базардан яңаны алырмын, дип, үз-үземне тынычландырып, көчәйгәннән-көчәя барган яңгыр астында автобустан төшеп калдым. Болак буена...

Чистайдан килүче микроавтобуста Казанга барыш. Көне болытлы булса да, авылдан утырып киткәндә яңгыр яумый иде әле. Казанга җитәрәк автобус тәрәзәсенә эреле-ваклы тамчылар тама башлагач, сумкада зонтик юк икәнлеге искә төште. Ярар барыбер иске иде инде, базардан яңаны алырмын, дип, үз-үземне тынычландырып, көчәйгәннән-көчәя барган яңгыр астында автобустан төшеп калдым. Болак буена җиткәндә, яңгыр инде чиләкләп коя башлады. Ирексездән, «Сәламәтлек комбинаты»на таба йөгерешкән минем кебек зонтиксызларга иярергә туры килде.
Таныш мунча исе, тонык кына гөрләп аккан су тавышы ишетелеп тора. Йа Ходаем, минем монда соңгы тапкыр булганыма утыз ел узган икән. И-и гомеркәй, бигрәкләр дә тиз узгансың. Сизми дә калганбыз. Әле кичә генә пединститут студентлары булып, һәр имтихан алдыннан шушы мунчага барып юына идек. Реклама язулары белән чуарланган стеналарны санамаганда, монда бернәрсә дә үзгәрмәгән. Кәнәфиләрдә мунчадан соң ял итеп утыручы кешеләре дә шул ук кыяфәттә: канәгать алсуланган йөз.
Яңгырның тиз генә туктыйсы юк, дип, мин дә аллы-гөлле рәсемнәр белән чуарланган стена буендагы кәнәфигә барып утырдым. Янәшә куелган өстәлдән кулыма бер журнал алдым. Тышлыгындагы рәсемгә күзем төшүгә, аны кире урынына куясы иттем. Анадан тума чишенгән тәненә аждаһалар сурәте төшерелгән кыз рәсеменең тәэсире йөземә чыкты, ахрысы. «Противно, да», - дип, янымдагы урта яшьләрдәге ир-ат миңа эндәште. Кыяфәте бик зыялы кешегә охшаганга, артык кирәкмәгән сүз ычкындырып, аның алдында надан булып күренәсем килмичә: «Да», - дип кенә җавап кайтардым. Дөрестән дә, «тату» дип аталган бу галәмәт сәнгать турында әллә ни белемем юк шул. Баксаң, ул ир-ат үзе дә бу сәнгатьнең тарафдары түгел, киресенчә, яшьлегендә хаталанып кулына төшерттергән татуын бетерттерергә дип килгән икән. Оныклары алдында оят була башлагач кына килгән ул монда. Бер тапкырдан гына бетми икән, инде икенче ел йөрим, ди. Кыскасы, бушка ясаткан әлеге дә баягы ялангач кыз рәсемен юк итәр өчен инде егерме мең сум акчасы беткән. Ә кемдер шул ук акчаны түләп тәнен бизәтә. Гамьсез генә безнең сөйләшкәнне тыңлап утырган бик чибәр туташ шуларның берсе булып чыкты. Ишектән чыккан тату ясаучы мастер аны кабинетына дәшеп алды.
Сибәләп кенә торган яңгыр астында Болак буйлап барам. Уемда һаман да теге чуарланган тәнле кызлар. Мунчала белән генә юып бетереп булмаганын белә торып, аңлы рәвештә эшли бит инде болар моны. Кирәккәдер инде. Мин анысына да аптырамыйм. Үземнең шундый яшәү рәвешен аңлый, аңым белән шул лабиринтка кереп китеп чыга алмавыма исем китә. Безнең кебекләр гадирәк туфрактан яралгандыр, мөгаен. Шулай дип уйлап та бетермәдем, бер машина зур тизлек белән килгән хутка, мине баштанаяк су белән коендырып та китте. Менә сиңа аңламасаң. Бер коры җир дә юк өстә. Ярый әле пакетта төреп салынган джинса куртка бар иде. Яңгыр ява да бер туктый ул. Менә син кешене кешегә дә санамыйча баштанаяк суга коендырып киткән бәндәне үзгәртеп, туктатып кара. Аңлап кара! Арт ягына елан сурәте ясатучыларны аңлап кара! Каян килә икән кешеләргә бу чаклы битарафлык, күңел тарлыгы, мин-минлек…

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading