16+

Яхшылык эшләргә дә куркырсың

Хәзер яхшылык эшләргә дә куркырсың, кыйнап кайтарулары бар. Шаяра дип уйламагыз, чыннан да булган хәлгә нигезләнеп әйтүем.

Яхшылык эшләргә дә куркырсың

Хәзер яхшылык эшләргә дә куркырсың, кыйнап кайтарулары бар. Шаяра дип уйламагыз, чыннан да булган хәлгә нигезләнеп әйтүем.

Танышым, шулай беркөнне өенә кайтып барганда, парктагы эскәмиядә яткан хатын-кыз сумкасын таба. Эчендә паспорты һәм акчасы да була. Кемдер онытып калдырган, күрәсең һәм хәзер кайгыга батып йөридер, дип уйлый ул. Якын-тирәдә генә кеше булмый. Ул боларның барысын да хуҗасына кайтару юлын эзли башлый. Паспорты буенча, әйберләрен югалткан кешенең телефон номерын таба һәм тизрәк сөендерим, дип шалтырата: очрашу урыны билгеләнә. Алдан сөйләшенгән җиргә килгәч, ул авыз ачып бер сүз әйтергә дә өлгерми, сумкасын югалткан кыз белән килгән егетләр аны, рәхмәт әйтәсе урынга, кыйнап ташлыйлар һәм, сумканы алып, юкка да чыгалар. Яхшылык эшлим дип йөргән кеше юл уртасында кыйналган килеш ятып кала. Кайгыртучанлыгы өчен «шәп бүләк» эләгә аңа: күз төбе кара янып чыга, тәнендә дә күгәргән урыннар. Теге кешеләр аны башта сумканы урлаган да хәзер акча сорарга җыена, дип исәпләгәннәрдер инде (гәрчә ул бернәрсә дә таләп итмәгән булса да). Әллә инде шундый кешелексез адәмнәргә тап булган ул? Ит яхшылык, көт яманлык булып чыга түгелме соң бу? Хәзер кеше кемнеңдер аңа риясыз ярдәм итәчәгенә ышанмый да, ахры.
Белүемчә, кайбер шәһәрләрдә махсус «Табылдыклар бюросы» бар. Андый-мондый кеше әйберен таба калсаң, шунда алып барып бирә аласың. Әйберен югалткан кешегә дә, тапканына да уңайлы. Һәрхәлдә, монда, табылдыгыңны алып барып бирсәң, кыйнап кайтармыйлар. Бервакыт Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Алисә исемле дус кызым телефонының югалганын өенә кайтып җиткәч кенә белә. Кайда калдырганын да исенә төшерә алмый. Аптырагач, бик зур өметләр багламыйча гына, үз номеры буенча шалтыратып карый. Телефонны алалар. Алисә: «Телефоныгыз «Табылдыклар бюросы»нда. Килеп алыгыз», - дигән җавап ишетә. Бәхете: яхшы кешеләр телефонын табып алып, шунда тапшырган булган. Дөньяда барыбер яхшы кешеләр бар әле ул - моңа чын күңелдән ышанасы килә. Аннан соң, изгелек җирдә ятмый, дип тә әйтә бит әле халык...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading