16+

Якларга тиеш булгач яклагыз инде, киресен эшләмәгез!

Алдан ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп, бу язмага үпкәләмәүләрен, ачуланмауларын, аны дөрес аңлауларын сорыйсым килә. Алар белән сүзгә киләсем дә, ачуланышасым да килми, инвалидларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиешле дәүләт органының мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата чын мөнәсәбәтен чагылдырган, үзем белән булган вакыйганы тулы тормыштан мәхрүм ителгәннәр өчен йөрәк...

Алдан ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп, бу язмага үпкәләмәүләрен, ачуланмауларын, аны дөрес аңлауларын сорыйсым килә. Алар белән сүзгә киләсем дә, ачуланышасым да килми, инвалидларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиешле дәүләт органының мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата чын мөнәсәбәтен чагылдырган, үзем белән булган вакыйганы тулы тормыштан мәхрүм ителгәннәр өчен йөрәк...

Инвалидларны дәүләт хисабына дарулар, техник тернәкләндерү чаралары һ.б. тәэмин итү белән элегрәк дәүләтнең Социаль иминият фонды шөгыльләнсә, быелдан әлеге вәкаләтләр Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнде. «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы канун Хөкүмәт тарафыннан расланган федераль исемлектә булган һәм инвалидның шәхси тернәкләндерү программасына кертелгән техник тернәкләндерү чараларын инвалидка бушлай бирүне күздә тота. Инвалид федераль исемлеккә кергән җайланмаларны үз хисабына сатып алган очракта, дәүләтнең аңа акчаны кире кайтарырга тиеш булганлыгы да шул канунда каралган.
Канунның әлеге пунктларын яхшылап өйрәнгәч һәм министрлыкка шалтыратып та, язып та, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белешкәч, инвалид коляскасында утыручы күп иптәшләрем тарафыннан бик макталган бер ортопедик аппаратны сатып алырга җөрьәт иттем. Җөрьәт иттем дип язуымның сәбәбе - параподиум дип атала торган бу җайланманың шактый кыйбат - 73 400 сум торуында һәм, ничек кенә булмасын, ул чакта барыбер аңда «ә бу акчаларны кире кайтармасалар?!» дигән шик-шөбһә сакланганлыгында. Хәзерге вакытта телдән килешүләргә ышана торган түгел, шуңа күрә министрлыктан кызыксынуымны канәгатьләндерүче, имзалы һәм мөһерле уңай язмача җавап хаты алгач кына, ниһаять, быелның март аенда параподиумны сатып алырга тәвәккәлләдем. Дөрес, телефоннан сөйләшкәндә, инвалидларга хезмәт күрсәтүнең бу төре белән яңа шөгыльләнә башлаганга, акчагызны, канунда каралганча, бер ай эчендә кайтара алмабыз, бераз озаграк көтәргә туры киләчәк, дип кисәттеләр. Ул чакта «бераз озаграк»ның күпмегә сузыласын һәм тиздән Израильгә дәваланырга барырга зур суммада акча кирәк булачагын белгән булсам, бәлки тагын бер кат яхшылап уйлаган булыр идем дә бит. Киләчәгебезне белә алмавыбызның бер зыянлы ягы инде бу.
Нәтиҗәдә җайланманың атамасын үземнең тернәкләндерү программама керттердем дә, аны сатып алып, акчаны кире алып булу өчен таләп ителгән бөтен документларны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Арча районындагы бүлекчәсенә тапшырып, ашыкмыйча гына көтә башладым.
Ә аппарат, дөрестән дә, аяклары хәрәкәтләнмәүче кешеләр өчен бик кирәкле, хәтта ашыгыч рәвештә зур күләмдә акча кирәк булмаса, ул 70 000 турында онытып булырлык дәрәҗәдә файдалы икән. Инвалид коляскасында утыручыларга торып басып, адымнар ясарга, атлап йөрергә ярдәм итә торган бу җайланма чын мәгънәсендә үз бәясен каплый, минемчә.
Әкиятләрдә язылганча, ай артыннан ай узды, акча күренмәде дә күренмәде. Белешеп шалтыратуларга, министрлыктан тагын бераз көтүемне сораучы җаваплар гына ишеттем. Операциягә күп акча кирәк булу мәсьәләсе килеп тугач, акыллы кешеләрнең киңәше буенча, акчаны бераз хәйлә юлы белән кире кайтарырга булдым. Моның өчен министрлыктан «аппарат өчен акчаны кайтарудан баш тартабыз» дигән документ алып, аларны судка бирергә кирәк иде. Баш тарту кәгазен кулга төшерү шактый проблемалы булыр дип көткән идем, министрлык берничә көн эчендә аны әзерләп тә бирде. Баш тартулары исә параподиумның, имештер, техник тернәкләндерү чараларының федераль исемлегенә кертелмәгән булуына һәм әлеге аппарат инвалидларга дәүләт хисабына бушлай бирелергә тиеш түгеллеген дәлилләүче Сәламәтлек саклау министрлыгының 11 апрелендә чыккан хатына нигезләнгән.
Июль аенда әлеге баш тарту документын алгач, таныш юристлар ярдәме белән параподиумның федераль исемлеккә керүенә дәлилләр китереп һәм аның 11 апрельдәге хат чыкканчы сатып алынганлыгына басым ясап, шикаять төзеп, судка мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә сентябрь ахырында һәм октябрь башында минем эш буенча судның ике утырышы булды. Министрлык вәкиле, шикаять белән килешмәвен белдереп, күпме генә каршы дәлилләр китереп маташса да, судья минем файдага карарын чыгарды. Судта төп дәлил ролен, аппаратка тотылган акчагызны кире кайтарачакбыз, дип кул куелып, мөһер сугылган, министрлыктан миңа килгән теге хат уйнаган. Ярый әле, ул чакта телдән ышандыруларга алданмыйча, язмача җавап алу хәстәрен күргәнмен, дип шатланып та куйдым. Утырышларда үзем була алмадым, «Карарны ишеткәч, министрлык вәкиле, без риза түгел, Югары судка мөрәҗәгать итәчәкбез, дип, пыр тузынып чыгып китте», - дип сөйләде судта катнашкан вәкаләтле затым.
Әлегә министрлыкның Югары судка шикаять итү-итмәве турында безгә билгесез, тик яңа гына теге таныш юристым, миңа бер документка сылтама күрсәтеп, хат язды. Документны ачып караган идем, ул быелның сентябрь ахырында гына Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм эчтәлегендә акка кара белән, параподиум федераль исемлеккә керә, дип язылган хат булып чыкты. Күрәсең, моңа кадәр ул аппаратның әлеге исемлеккә керү-кермәве буенча аңлашылмаучанлыклар, дөрестән дә, булган. Хат Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына барып ирешкән булса, алар белән сатып алынган аппаратым мәсьәләсендә башка судлашып йөрисе булмас һәм миңа бер ай эчендә кайтарылырга тиешле акча, җиде ай узгачтын, ниһаять, инде түләнер, дип ышанып калам.
Язмышның шулай туры китерүедер инде, суд узгач, берничә көннән, «Яңа Гасыр» каналының «Кара-каршы» тапшыруына катнашырга килгәч, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре белән күзгә-күз сөйләшеп утырырга туры килде. Аларга үзләре белән судлашып йөргәнемне сөйләгәч, артык аптыраш та тоймадым, берсе: «Андый зур күләмдә акча турында сүз барганда азрак көрәшмичә бирешеп булмый бит инде», - дигән «кызыклы» фикерен әйтеп куйды.
Аларга кызык, ә инвалидларга моның бер кызыгы да юк шул. Беренчедән, алай судлашып, талашып йөрүләр аларның болай да какшаган сәламәтлекләре өчен бик тә зыянлы, икенчедән, кануннарны яхшы белмәсәләр, алар тиешле акчаларыннан колак кагарга да мөмкин бит. Судья да хәтта суд барышында министрлык вәкиленә: «Сез инвалидларны якларга тиешсез, ә үзегез физик яктан да мөмкинлекләре чикләнгән ул кешеләрне мораль яктан да җәфалап, интектереп маташасыз», - дип әйткән.
Судья хаклы. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр газапларны, җәбер-золымны болай да җитәрлек күргән һәм күрә, безнең илдә инвалидларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылмаганлык аркасында, аларның урамга бер чыгып керүләре дә яшәү өчен көрәшкә тиң. Шуңа күрә аларның ансыз да авыр тормышларын тагын да кыенлаштырып маташмасагыз иде. Дәүләт тарафыннан инвалидларга шул рәвешле ярдәм күрсәтелергә тиешлеге билгеләнгән һәм сезгә аны тормышка ашыру йөкләнгән икән инде, зинһар, моны төгәл, дөрес, иң мөһиме - инвалидны борчымыйча гына үти күрсәгезче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading