16+

Якташлары Клара Булатованы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек саный

Син гөлләр булсаң әгәр дә, Ак чәчәк атар идең!...

Якташлары Клара Булатованы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек саный

Син гөлләр булсаң әгәр дә, Ак чәчәк атар идең!...

"Печән өсте" (Татарстан китап нәшрияты, 1986) китабына кереш сүздә Гамил Афзалның: "Безнең Әлмәт якларында Клара Булатова шигырь укымаган бер авыл да, бер клуб та юктыр..." - дигән сүзләрен укыгач, алай гына да түгел әле, бер мәктәп тә, бер генә балалар бакчасы да калмагандыр дисәк дөресрәк тә булыр диясе килә. Чөнки олпат шагыйребезнең сүзләре моннан 30 елга якын элек язылган. Соңгы елларда бик күп күркәм эшләр башкарылган, бихисап яшь талантларга канат куелган, иҗат орлыклары салынган. Бу гамәлләр барысы да яраткан шагыйрәбез Клара Булатованың тынгысыз яшәү рәвеше.

Саф татар телендә (беренче һәм бердәнбер) "Җомга" тапшыруын 10 ел буена алып барган чагында районыбыз һәм шәһәребезнең күркәм гаиләләре белән зәңгәр экраннар аша барыбызны да таныштырып барды, шул чакларны бүген дә сагынып искә алып, аңа рәхмәт әйтә якташларыбыз.

Клара Булатова үзенең иҗатында гүзәл хатын-кызларыбызның язмышын, тырышлыгын, батырлыгын мактап язу белән бергә, табигатьнең матурлыгына, иген кырларының муллыгына, урман, болын чәчкәләренең хуш исенә дан җырлый. Гомумән, тирә-якта булган бер генә нәрсәгә дә битараф түгел ул. "Безнең як"шигырендә аның туган төбәккә булган мәхәббәте һәм хөрмәте бөтен тулылыгы белән ачыла:

... Әҗерен генә бирик тә
Кадерен генә белик.
Кадерләп, сөеп үз җирен,
Кем яши эше белән -
Безнең як куйган көчеңне
Кайтара бише белән.

Чыннан да, куйган хезмәтләренә тиешле бәяне бирергә дә вакыт җиткән. Аның туган телебезгә, төбәгебезгә намус белән эшләвенең нәтиҗәсе булып төрле урыннарда эшләүче укучылары, балалары тора. Аларның күбесе иҗат ялкынында янып, эшләгән эшләрен яратып илебезнең тугрылыклы шәхесләре булып яши.

Исән чагында кадерләп калсак, соңыннан үзебезгә дә үкенече булмас иде.

Әлмәт шәһәренең йөз елга якын тарихы булган 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективы шәгыйрәбезгә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, бәрәкәтле гомер,гаилә иминлеге, балалар игелеге теләп кала һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булуына ышана. Әлбәттә, Дәүләт комиссиясе дә һичшиксез шундый карар кабул итәр, дип уйлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading