16+

Якташы иҗатын халыкка җиткерә

Башкортстан Республикасының Тәтешле районында данлы якташларын хөрмәтли беләләр. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премия булдыру - моңа ачык мисал.

Якташы иҗатын халыкка җиткерә

Башкортстан Республикасының Тәтешле районында данлы якташларын хөрмәтли беләләр. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премия булдыру - моңа ачык мисал.

Район хакимияте башлангычы белән гамәлгә ашырылган бу чара беренче тапкыр 2003 елның 23 февралендә, халык шагыйренең тууына 75 ел тулган көндә үткәрелде.
2014 елда Әнгам Атнабаев исемендәге премия Казанда яшәүче Галия Гайнетдиновага тапшырылды. Галия апа, Казанга килгәч, барлык мәдәни һәм әдәби кичәләрдә катнаша, вакытлы матбугатта шигъри шәлкемнәре, мәкаләләре белән чыгыш ясый. Бүген исә Галия Гайнетдинованы теләгенә ирешеп килүче шагыйрь дип әйтә алабыз. Хәзер инде аның төрле нәшриятларда басылып чыккан «Күңелем язлар көтә», «Җанда әгәр Сөю яшәсә...», «Ярты җаным яши авылда» исемле шигырь китаплары бар. Аның «Яратам!» дип язып куйдым» дип исемләнгән дүртенче китабы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрергә тора. Дистәдән артык шигыренә танылган композиторлар көйләр язып, бик күп җырчылар аның шигырьләрен җыр итеп башкаралар.
«Әнгам Атнабаев гомере буена ана теленә хыянәт итмичә, татарча язды. Шуңа күрә, аның әсәрләрен Татарстанда яшәүче урта һәм өлкән буын яхшы белә. Ә менә үсеп килүче яңа буынга Ә.Атнабаевның иҗат һәм тормыш юлын танытырга кирәк әле. Чөнки аның әсәрләре бүген дә актуаль, халык тарафыннан яратып укыла. Казан (Идел буе) дәүләт университеты студентлары аның «Ул кайтты» драма әсәрен инде ничә еллар дәвамында сәхнәдә яратып уйныйлар. Шулай булгач, Ә.Атнабаев тугандаш ике республика халыкларының да уртак горурлыгы», - ди Галия апа.
Соңгы елларда шагыйрә Казандагы үзе укыткан 5 нче гимназиядә остазының тормыш һәм иҗат юлын укучыларга җиткерү өстендә дә эшли: әдәби кичәләр, очрашулар үткәрә, аңа багышлап шигырьләр яза. Бөек шагыйрьнең туган авылы Күрдемдәге музеена тапшырыр өчен, ул Ә.Атнабаевның шәхси туграсын ясатты, якташына багышлап альбомнар төзеде, шигырьләрен бастырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading