16+

Яши белеп яшәсәң...

Гомерең дә озын, үткән юлың да мәгънәле була торгандыр. Балтач мәдәният үзәгендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының очрашуына килеп, күргәзмәдә үзенең кул эшләре белән катнашкан Габделфәт абыйга карап тагын ни дип була инде? 87 яшьлек Габделфәт абый Хамбаровка башта үз яшен бирә дә алмадым әле - кулында җиз...

Яши белеп яшәсәң...

Гомерең дә озын, үткән юлың да мәгънәле була торгандыр. Балтач мәдәният үзәгендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының очрашуына килеп, күргәзмәдә үзенең кул эшләре белән катнашкан Габделфәт абыйга карап тагын ни дип була инде? 87 яшьлек Габделфәт абый Хамбаровка башта үз яшен бирә дә алмадым әле - кулында җиз...

Ярты гасырдан артык шушы шөгыль белән мавыга икән Габделфәт абый. Аның сүзләренчә, ул ясаган комганнарга күп кенә дәрәҗәле дәүләт җитәкчеләре дә заказ биреп тора, күп кенә мәчетләрне манаралы иткән кеше дә - ул. Балтач районы мәдәният йортында узган әлеге күргәзмәне «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова белән карап йөргәндә дә сокланып туймадык - ул кул эшләре дисеңме, искитмәле бизәкләр белән нәкышләнгән агач сандыклар яки мендәрләрме, шушы мәдәният йортының китапханәсе базасында эшләп килүче нәниләрнең гамәли-декоратив сәнгать үрнәкләреме... Кайсына барып ябышырга белмисең, күзеңне алмыйча басып торасың - кул җылысы, күз нуры тамган хезмәт иң матуры икән! Иң мөһиме - аларда безнең милли башлангыч, тарихи эзлеклелек ярылып ята.
«Ак калфак»ның Балтач җирле советы белән очрашуы мәгънәле концерт программасы белән башланып китте. Балтачлылар әзерләгән әлеге концертта уйлануларга да урын булмады түгел. Борынгы йолалар - кызга бирнә әзерләүме, яше-карты катнашкан «Яңгыр сорау» йоласы булсынмы, чабата биюеме - боларның һәммәсе, үткәнгә хөрмәт булмый торып, киләчәккә өмет юк, дигәнгә ишарәләп торды кебек. Шуны ук «Ак калфак» җитәкчесе Кадрия Рәисовна да куәтләде: «Бүгенге яшьләр кош балалары халәтендә - авызларына җим каптырырлык кеше юк. Элеккеге традицияләребез, йолаларыбызны аларга җиткерер өчен, урта буынның эшләү дәрәҗәсе аксый. Татар хатын-кызы киенү рәвеше, кызларыбызны гаилә тормышына әзерләү, карында чакта ук бала тәрбияләү, нарасый тугач, бала тудыру йортыннан кендек бавын алып чыгып, сандык төбенә салып кую - болар бернинди заманга карамыйча сакланып килергә, безнең яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш».
Шул-шул - гаджет-маджет ише җыен нанояңалыкларны белеп үсә безнең балалар, ә йола, борынгыдан килгән гадәтләргә илтифатыбыз шуның кадәр генә. Кадрия Рәисевна әйткәч кенә искә төште: «Элек кунак каршы алу, озатуның да үз йоласы бар иде. Күрше апа-әбисе киләме, ерак туган-тумачамы - бу йортка дога булсын, дип, утырып дога кыла торганнар иде. Аның өчен кунак утырачак җиргә мендәрчек салырга кирәк. Мендәр салырга онытып, күрше-туган үз бияләе өстенә утырып дога кылса, их, дога безнең йортка түгел, кунак өенә кайтып китә, ди торган идек. Мәгънәсе бар бит, ә?! Хәзер аның турында кем генә искә ала икән, ә бит бу йолаларның һәрберсе бездә яшәргә, җуелмаска тиеш».
Әлбәттә, тормыш хатын-кыздан башланган кебек, бик күп йола-традицияләрнең сакланышы, балаларда аларның тәрбияләнүе дә хатын-кыздан тора. Зәвык та, тәрбия дә, инсанлык та әниләребездән башлана. Бу нисбәттән «Ак калфак» дәвам иткән юлга - хатын-кыз оешмасы эшенә ак юллар гына телисе килә. Чит өлкәләрдә генә түгел, үзебездә дә йола-традицияләребезгә сакчыл караш, кадерле мөнәсәбәт булса иде. Һәркем үзеннән генә башласа гына да...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading