16+

Яшьлек елларын искә төшерделәр

Бу шәхесне матбугат битләрендәге мәкаләләре аша гына белгәнгә һәм күптән якыннанрак танышасым килгәнгә, Рафаэль Сальмушевның «Тормышның соңгы кыңгыравы» дигән китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыруын бик теләп кабул иттем.

Бу шәхесне матбугат битләрендәге мәкаләләре аша гына белгәнгә һәм күптән якыннанрак танышасым килгәнгә, Рафаэль Сальмушевның «Тормышның соңгы кыңгыравы» дигән китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыруын бик теләп кабул иттем.

Истәлеккә дип биргән әлеге китапны бер сулышта укып чыктым. «Кем турында язган соң ул бу китабын? Үзе хакындамы, әллә минем - безнең тормыш турындамы?» - дип, тирән уйларга чумып килдем бу кичәгә.
Анда тасвирланган мизгелләр бары тик анда язылган төбәкләрнең һәм персонажларның башкача аталулары белән генә аерылып торалар бит, ә тормыш үзе нәкъ бездәгечә. Хәер, башкача булырга мөмкин дә түгел шул. Без бит яшьтәшләр диярлек, икебез дә сугыш чоры балалары икәнбез.
Рафаэль кичергән тормышның ачы мизгелләре минекеннән бары тик бераз гына татлырак булгандыр дисәм, авторны үпкәләтмәм дип уйлыйм. Хикмәт шунда: гаиләдә 7 нче һәм дә беренче ир бала булып рәхәт татлы тормыш башлаган булсам да, 5 яшемнән әтисез, абыйларсыз калып, гомерем буена бик күп кыеннар, кыерсытулар кичердем мин бу тормышта. Әнием дә колхозчы булганга, еллар буе көнне төнгә ялгап эшләсә дә, хезмәт көне «таяклары» бик күп булса да, без ач идек, бер туйганчы ашар көннәр булырмы, дип хыялланып үтте балалык чорым.
Кичә 25 гыйнварда Казан Кремле биләмәсендә «Бөек Ватан сугышы музее»нда булды. Чакырылган сәгатькә музейга җитеп килгәндә үк үзем кебекләрне - сугыш чоры балаларын күреп таныша башладык. Чөнки без башкалардан нәрсә беләндер аерылып торабыз бит, безнең кемлекне йөзебез-чыраебыз әйтеп торадыр, мөгаен.
Килгән кунакларның һәммәсенә дә урыннар җитмәде җитүен. Ә алар яшь-җилкенчәкләр түгел, 55-85ләрдәге карт-корылар, күбесенең кулларында таяныр таяклар бит инде.
Башта «Тормышның соңгы кыңгыравы» китабын укып танышканнар үзләренең уй-фикерләрен әйттеләр. Фикерләр бер үк диярлек. Моңарчы сугыш һәм сугыштан соңгы елларда яшәгән халыкның тормышын бу китаптагыча ачып биргән башка язма әсәрләр булмаган, булганнары да кыскача гына булып, тормыш мизгелләрен өстән-өстән генә тасвирлаганнар икән ләбаса. Кичәнең дәвамы үзешчәннәр көче белән хәзерләнгән концерт иде. Мондагы артистлар элгәре кайда, кемнәр булып эшләп йөргәннәрдер - анысы билгесез, тик алар хәзергеләрнең борыннарына чиертә алырлык талантлар. Бактың исә, бу артистларның күбесе Казан шәһәренең «Мәңге яшисе килә» милли клубында чыгыш ясаган ветераннар икән.
Килеп чыккан мәшәкатьләр сәбәпле, клуб бераз вакыт эшләми торган. Рафаэль йомгаклау сүзендә, клубның эшен яңартачакларын әйтеп, тамашачылардан клубка талантлы артистларны һәм дә тәртипле тамашачыларны җәлеп итәргә булышуларын үтенде.
Бу кичәдән без барчабыз да бик канәгать калдык. Барлык авыруларыбыз онытылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading