16+

Яшьтәшләр

Мәскәү. Кич. Бүлмә. Йокы килмәгән вакыт. Башыма төрле уйлар керә - җәйге уйлар. Бадминтон уйныйсы килә, баскетбол. Шулай уйлаудан рәхәт булып китте. Уйнаган кебек булдым. Югыйсә төрле күңелле шөгыльләр табып була бит җәй көне. Йокы һаман килми. Мәктәп еллары искә төште. Йолдыз бүген дә джинса чалбар киеп килгән. Гимназиядә махсус...

Яшьтәшләр

Мәскәү. Кич. Бүлмә. Йокы килмәгән вакыт. Башыма төрле уйлар керә - җәйге уйлар. Бадминтон уйныйсы килә, баскетбол. Шулай уйлаудан рәхәт булып китте. Уйнаган кебек булдым. Югыйсә төрле күңелле шөгыльләр табып була бит җәй көне. Йокы һаман килми. Мәктәп еллары искә төште. Йолдыз бүген дә джинса чалбар киеп килгән. Гимназиядә махсус...

Мәскәү. Кич. Бүлмә. Йокы килмәгән вакыт. Башыма төрле уйлар керә - җәйге уйлар. Бадминтон уйныйсы килә, баскетбол. Шулай уйлаудан рәхәт булып китте. Уйнаган кебек булдым. Югыйсә төрле күңелле шөгыльләр табып була бит җәй көне.
Йокы һаман килми. Мәктәп еллары искә төште. Йолдыз бүген дә джинса чалбар киеп килгән. Гимназиядә махсус киемнән йөрүне керткәнгә инде өч-дүрт ай. Юбка да кимәгән бит ичмасам... Камәрия Зиннуровна, һичшиксез, кирәген бирәчәк Йолдызга... Ә хәзер Йолдыз - баш мөхәррир.
Артык тыйнаклыгы аркасында күзгә туры карап ике сүз әйтергә дә кыймый торган Ленар Шәех тә килеп басты күз алдыма. Язганнарын кулыннан тартып алган чагымны искә төшердем. Сәяси шигырьләре белән бергә, арада табигать һәм мәхәббәт турындагылары да бар иде. Ленарның йөзе ут булган иде ул чакта... Ә хәзер... Китап арты китап чыгара... Баш мөхәррир! Татарның күренекле язучылары белән бер сафта ул хәзер...
Эссе, һава җитми торган автобуста, шау-гөр килеп, «Сәләт»тән кайткан чак искә төште. Автобусның арткы рәтләренең берсендә, кулына гитарасын тотып, акрын гына Илназ җырлый... Бүген Илназ Сафиуллинны белмәгән бер кыз-кыркын да юк бугай.
«Сәләт» аша узган күпләр, танылып, тормышта үз урыннарын табып килә. Шунда, «Сәләт»тә Раязны да очраткан идем бит! Аяз, Гаяз бар, ә менә Раяз дигән исем булмый ул, дип аннан көлгәнне әле дә хәтерлим. Ә хәзер Раяз Фасыйхов, сәхнәгә чыгып, халыкның күңелен күтәрә.
Гимназиядә безгә инглиз телен укытып йөргән Сөмбел дә язучы хәзер.
Балык Бистәсеннән Казан каласына килеп эләккән Рөстәм, үзен Шәкерт дип атап, бөтен Рәсәйгә танылып бетте. Машина, фатир, хатын, бала. Хыялында ни булса, барысын да үзе булдырды. Белүемчә, элек аңа ышанмаган кешеләр хәзер аның белән дус булып йөрмәүләренә үкенә бугай бүген.
Югыйсә, мин дә бит алар белән үскән бала. Кайда соң мин? Ник мин алар рәтендә түгел. Шул ук уку йортлары, шул ук мөгаллимнәр, остазлар, шул ук Казан һавасы...
Ә мин - хәзер дә хыялый, барысы да булыр әле, барысына да өлгерермен дип яшим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading