16+

Язмышың «пәрәвез»дә көтеп ятса...

Бүген интернетта очрашып кавышучылар бихисап. Мин дә «TatarLove.ru» сайтында теркәлдем әле. «Свидание»гә бер ел буе чыкканым юк иде, шул бер еллык планны бер атна эчендә үтәргә уйладым. Берочтан журналист тикшерүе уздыруны да максат итеп куйдым.

Язмышың «пәрәвез»дә көтеп ятса...

Бүген интернетта очрашып кавышучылар бихисап. Мин дә «TatarLove.ru» сайтында теркәлдем әле. «Свидание»гә бер ел буе чыкканым юк иде, шул бер еллык планны бер атна эчендә үтәргә уйладым. Берочтан журналист тикшерүе уздыруны да максат итеп куйдым.

Шулай, Ходайга тапшырып, хәзерге вакытта Казанда яшәгән 22-30 яшь аралыгындагы егетләрне «аулый» башладым. Әкәмәтләр булды монда! Моңарчы берьюлы 5-10 кеше белән язышып утырганым юк иде әле. СМС-хәбәрләрнең күбесе гадәти булганга, бармаклар җавапны мускул хәтере ярдәмендә генә язып ташлады. Шул ук вакытта үзләренең оригинальлеге һәм серлелеге белән игътибарны җәлеп иткән хатлар да булмады түгел.
Беренче очрашу
Сезнең Компот белән очрашканыгыз бармы? Менә миңа шундый бәхет татыды. «Егетләр «вербовать» итеп утырасыңмы?» - дигән сорау белән башлады ул аралашуны. Гадәттә, ФСБ агентларын эшкә алуны «вербовка» дип атыйлар иде. Югалып калмадым тагын, җавап бирдем. Сүз артыннан сүз иярде, хәтта мәгариф системасы турындагы җитди сөйләшүгә дә кереп киттек. Шулай Интернеттан телефонга күчтек, бер-ике көннән очрашырга да булдык.
Чыктым - урамда егет әсәре юк. Мин шалтыраткач кына Компот (чын исеме Ирек булып чыкты), машинасыннан чыгып, алдыма килеп басты. Буем озынга күрә, иң курыкканым - егет кешенең миннән кечерәк булуы. Куркуым юкка булмаган үзе, шулай да үкчәле аяк киемемне салып атсам, бер буйда калган булыр идек. Гадел Кутуй урамы буйлап йөри торгач, аның Биектаудан икәнлеге, дуслар дип янып йөрүе билгеле булды. Мәгариф темасына фәлсәфә корса да, үзенең югары белеме юк икән. Ике ел буе бер шәхси институтта укыган үзе, тәмамламаган гына. Имтиханнарны, үзе әйтүенчә, мөгаллимнәргә сыра алып килеп, карт профессорга бәрәңге, суган орлыклары вәгъдә итеп тапшырып барган. Һәр узып киткән машинага, ыжгырган мотоциклларга борылып карап калуы, үз машинасына кереп утыргач, башлыгын салмавы, һәрвакыт читкә каравы, студент чагын искә төшереп утыруы, бер бокс ярышында иренен ничек ярганлыгы турында сөйләве - берсе дә кичемне бизәмәде. Менә мин аңа ошаган булсам кирәк: әле дә яза, шалтырата. Шалтырата инде, минем урында башка кеше булса, егетнең кызны каршы алырга машинадан да чыгып тормавын күргәч, шак-шок басып, өенә кереп китәр иде. Ә минем күңел киң шул...
Икенче тәҗрибә
Сайттагы дистәләгән хат арасында «Super Boy» язганы кызыксындырды. Бераз аралашкач, Рөстәм исемле 27 яшьлек егет мине ярты сәгать булса да машинада утырып торырга әйдәде. Журналист тикшерүе үткәрмәсәм, фотосыз, үзе турында әллә ни мәгълүматы да язылмаган кешедән шикләнеп, тәкъдимне кире кагар идем, әмма эш өчен булгач, тәки чыктым. Чыкмавым хәерлерәк буласы икән дә бит...
Подъезд төбендә үк мине озын буйлы, сөйкемле егет каршы алды, чип-чиста, бер тузаны да булмаган машинасының ишеген ачып утыртты. Аралашуыбыз да бик җиңел барды. Рөстәмнең сүзләренә караганда, ул төзү эше белән шөгыльләнә торган компаниядә эшли, бераздан үз ширкәтен ачмакчы була. Зәңгәр күзләренең миңа таба карап торулары, җае чыккан саен комплиментлар әйтүе башымны әйләндереп җибәрергә тора иде инде. Тик һәр әкиятнең ахыры бар шул. Кульминация - аның телефоны шалтырады. «Мине сыра алырга чыгып китте дигән бул инде», - дип, шалтыратучы белән сөйләшүне тиз генә бетерүе күңелгә шом кертте. Әлеге сыра мин булып чыгам түгелме соң? Сораулы күзләремне төбәп торганда, атсыз бармагындагы балдагын күреп алдым. «Егетем»нең хатыны һәм яшь ярымлык улы бар икән ләбаса! Лавелас аптырап калмады, комплиментларын сиптерде генә. Мин аңа, имеш, бик нык ошаганмын икән һәм ул минем белән җенси мөнәсәбәтләргә дә бик теләп керер иде! Бу тәкъдиме мине тәмам ярсытты. Хыянәтчеләр турында бар уйлаганымны әйтеп салгач, пыр тузып, машинадан чыгып киттем. Алтынчы катка ничек менеп җиткәнемне дә хәтерләмим.
Өченче кич
Өченче егет белән Интернетта 10 минут та аралашмадык. «Кияүгә чыгасың киләме-юкмы? Килсә, номерыңны бир!» - дигән көтелмәгән тәкъдимнән соң, кызыксынып, номерымны бирдем. Икенче көнне 4 сәгатьтән артык шәһәр үзәгендә йөрдек. Беренче карашка мөлаем булып тоелган егетнең, аралаша торгач, бик тынгысыз, бәйләнчек кеше икәнлеге ачыкланды. 28 яшьлек кавалерым туган ягының тарихын бәйнә-бәйнә сөйләде үзе, кайдан икәнлеген әйтмәде генә. Фатиры барлыгын, аерым өй салуын белдем.
Хатын-кызга таләпләре дә бар үзенең: эчмәсен-тартмасын, тәмле итеп ашарга пешерсен, укымышлы, эшчән булсын. Бу яшенә кадәр өйләнмәү сәбәпләрен дә үзендә түгел, ә кызларда тапты: имеш, аларга акча гына кирәк булган... Йөри торгач, беренче очрашу дип тә тормады бу, кочакларга-үбәргә үрелә башлады. Минем якка кайта торган соңгы автобуска озатканда: «Бәлки, миндә генә кунарсың, курыкма, тимим», - диюен дә көтмәгән идем. Бөтен плюс-минусларын саный торгач, бу егеткәй дә миңа туры килми, дигән фикердә тукталдым.
Күргәнегезчә, егетләрнең төрлесе эләкте. Элек мондый очрашуларга өметсез кешеләр генә йөрсә, хәзер ул модага керә башлады. Аңлашыла ки, бу бөтен яшьләрнең Интернетта утыруы, үзләренә парны шулай эзләүләре белән бәйле. Тик «пәрәвез»дә туплаган мәгълүмат буенча төзегән идеаль образ, очрашкач, чәлпәрәмә килергә мөмкин. Свиданиеләргә чыкмагыз, дип өндәү түгел бу. Бәлки, язмышыгыз сезне нәкъ менә «челтәр»дә көтеп ята торгандыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading