16+

Җылы сүзләреннән җан эри

12 нче хастаханәгә бик авыр хәлдә килеп эләктем. Һәм миңа кичекмәстән операция ясадылар. Аңыма килгәндә, бер җирем дә авыртмый иде. Шуннан соң мин сабый баланы карагандагы кебек кайгырту тойдым. Әле реанимациядә үк яныма бер төркем табиб килде. Бик мөлаем генә ир кеше, мине карады да: «Сезнең операция уңышлы узды», -...

Миңа операцияне Валентина Петровна ясаган икән. Беләсезме, 60 яшемә җитеп, дөньяда яхшы кешеләр бик күп икәнен белеп яшим. Валентина Петровна бүлмәгә килеп керсә, кояш чыга. 100 сорау бирсәң дә, барысына да тулы, төгәл җавап алачаксың. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» дигән әсәрендәге Гөлшаһидә белән чагыштырыр идем мин аны. Ул туганда ук табиб булып тугандыр күк. Кешене бәхет тудырмый, кеше бәхетне ясый, диләр. Сез - авыруларга бәхет - сәламәтлек өләшүчеләр. Кешеләргә озак еллар сәламәтлек өләшүегезне теләп, тирән ихтирам белән баш иям. Палатага гел елмаеп килеп кереп, хәлләребезне сораучы Нияз Зәкәриевичка да бик рәхмәтле. Палаталарда һәрчак җылы, чисталык, көненә өчәр тапкыр юып чыгалар. Җыештыручылар да гел яшьләр, исәнләшеп керәләр, саулык теләп чыгып китәләр. Юына торган җирдә дә бөтен кирәкле нәрсәләр бар, һәрвакыт чисталык, тәртип. Шулай ук дин тотучылар өчен дә шартлар тудырылган.
Шәфкать туташларына да бик зур рәхмәт, үз эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкаралар.
Киләчәктә дә шулай шәфкатьле-миһербанлы булып калыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading