16+

Һәйкәл кайчан булыр?

Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын басып алу өчен берничә тапкыр зур хәрби поход оештыра. Аларның барысы да уңышсыз тәмамлана. Явыз Иван, Казан ханлыгын үзенә буйсындыру өчен, Зөя елгасы тамагында урнашкан Олы Әмир авылы янында гаскәр туплый. Аларны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, якындагы татар авылларын талап, ризык...

Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын басып алу өчен берничә тапкыр зур хәрби поход оештыра. Аларның барысы да уңышсыз тәмамлана. Явыз Иван, Казан ханлыгын үзенә буйсындыру өчен, Зөя елгасы тамагында урнашкан Олы Әмир авылы янында гаскәр туплый.
Аларны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, якындагы татар авылларын талап, ризык булдыра... Махсус кальга төзи, ә Олы Әмир авылын юк итә. Авыл халкы, туган җирләрен ташлап, качып китәргә мәҗбүр була. Аларның нәселләре Татарстан Республикасының Чирмешән районының Кармыш авылына күчеп, хәзерге вакытта шунда яши. Казу эшләре барганда, авылның урамнары, йортлары, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка әйберләр табыла.
1552 елда Казан ханлыгын саклап һәлак булган каһарманнарны искә алу һәр елның 15 октябрендә үткәрелә. Татарстан халкы зур хәсрәтләр кичергән бу көнне әлегә рәсми рәвештә билгеләп үтә алмый. Килер бер көн, Татарстан Дәүләт Советы бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтыр...
Быел халкыбызның үз дәүләтен - Казан ханлыгын югалтуга 460 ел тула. Ә Казанны саклап шәһит киткән батыр бабаларыбызга һәйкәл һаман күренми. «Үткәне булмаган халыкның киләчәге дә юк», - дигәннәр борынгылар. Үткәнебезгә генә түгел, киләчәгебезгә дә битараф булмасак иде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading