16+

Өйнең бизәге – иманлы хатын

Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче Мөселман хатын-кызлар берлеге моннан бер ай элек республикакүләм чара - «Остабикә» бәйгесен игълан иткән иде. Район мәчет һәм мәдрәсәләрендә эшчәнлек алып барган филиал җитәкчеләре, мондый ярышны хуплап, әзерлек эшләренә дә керештеләр. Яшел Үзән шәһәре Казанга иң якыны булганлыктан, әлеге чараны үз күзләребез белән барып карарга...

Өйнең бизәге – иманлы хатын

Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче Мөселман хатын-кызлар берлеге моннан бер ай элек республикакүләм чара - «Остабикә» бәйгесен игълан иткән иде. Район мәчет һәм мәдрәсәләрендә эшчәнлек алып барган филиал җитәкчеләре, мондый ярышны хуплап, әзерлек эшләренә дә керештеләр. Яшел Үзән шәһәре Казанга иң якыны булганлыктан, әлеге чараны үз күзләребез белән барып карарга...

«Әбү Хәнифә» мәдрәсәсенең ишек төбеннән үк безне аллы гөлле киенгән ханымнар каршы алды. Араларында яшь кызчыклар да бар. Бу уку йортында без инде беренче тапкыр гына түгел. Килгән саен, биредәге кунакчыллыкка, бердәмләшеп эш итүләренә сокланып китәм. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, унике елын белем бирүгә багышлаган Равилә абыстай Закирова сүзләренә караганда, биредә 18дән алып 80 яшькәчә 150гә якын хатын-кыз, намазга басып, Коръән өйрәнә, әхлак дәресләрен ала. Моннан тыш, әле алар авылларга чыгып та төрле чаралар уздыралар. Кыш айларында «Тынычлык», Бакырчы авылы мәчетләрендә үткәрелгән «Намаз», «Иман нуры» бәйгесе, Мәүлет бәйрәмнәре күпләр күңелендә матур бер истәлек булып калды.
«Остабикә» бәйгесе яшел- үзәнлеләрдә бик зур кызыксыну уяткан. Аны карарга күп халык җыелган иде. Гүзәл ханымнарны бәяләү Казаннан килгән кунаклар Сәидә апа Аппаковага, Наилә ханым Җиһаншинага, Гөлфинә туташ Хәйретдиновага тапшырылды.
Бәйгедә биш ханым үзара көч сынашты. Алар бирегә укырга йөрүче «иң-иң»нәр арасыннан сайланып алынган иде. Гүзәл затларның һәркайсы үз туган авылларының тарихын сөйләп, гаиләләре белән таныштырып, дин юлына басу, өйдә хуҗалык итү серләрен ачтылар.
Салисә ханым Исхакова - әтисе һәм әнисе ягыннан шәҗәрә төзү, кул эшләрен оста башкаруы, Сәрия ханым Мотыйгуллина - сәнгатьле шигырь укуы һәм оста итеп җырлавы, Сания ханым Закирова - оста пешерүе, Алия ханым Шәвәлиева - гаилә тарихын, әдәбиләштереп, халыкка җиткерүе, Зөлфирә ханым Сәләхова исә матур итеп киенү серләренә өйрәтүе белән аерылып торды.
Һәр районда оештырылган әлеге бәйгенең соңгы этабы апрель аенда Казан шәһәрендә үтәчәк. Калабыздагы узачак әлеге чрада Яшел Үзән районыннан җиңүче дип табылган Салисә ханым Исхакова һәм Сания ханым Закироваларның исеме дә бар. Мөселман хатын-кызларының әлеге райондагы филиалы җитәкчесе Фәрзәнә ханым Хәлиуллина сүзләренә караганда, Казанда узачак бәйгегә шушы биш ханымның осталыгын кушып, барлык оешмалары белән ныклап әзерләнәчәкләр. Яшел Үзән районының имам мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да аларга булышлык күрсәтергә зур теләк белдерде. «Хатын-кыз эшләмәгән эш булмас! Татар мохитен саклап, динебезне балаларына, оныкларына җиткерүчеләр, хәтта ирләрен намазга бастыручылар да алар бит», - ди ул үзе белән киңәшләшеп эшләүче мөслимә хатын-кызлар турында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading