16+

Йорт буяумы, күз буяумы

Ремонт сүзеннән кемнәрдер куркып калырга да мөмкин. Ә миңа калса, хатын-кызларда ул шатлык хисләре генә уятадыр. Чөнки ремонт вакытында инде күптән туйдырган обой, челтәрләрне алыштыру, яңаларын алу мөмкинлеге туа.

Йорт буяумы, күз буяумы

Ремонт сүзеннән кемнәрдер куркып калырга да мөмкин. Ә миңа калса, хатын-кызларда ул шатлык хисләре генә уятадыр. Чөнки ремонт вакытында инде күптән туйдырган обой, челтәрләрне алыштыру, яңаларын алу мөмкинлеге туа.

Данил СӘФӘРОВ
Ремонтның төгәл баш­лану көне генә бар аның. Төгәл тәмамлану көне юк. Чөнки бетте дигәч тә мең дә бер ямау, борып кую, элеп куюлар кала. «Ремонтыгыз беттеме әле?» - дигән сорау­га: «Әйе, Аллага шөкер», - дигән җавапны ишеткәнем юк минем. «Аның бетәсе юк», - диләр.
Бүген ремонтка тотынган кешегә материалы да муеннан бит аның, каһәр суккыры! Элек берни юк иде, шуңа күрә гел йорт яңартып тормадылар. Хәзер 5 мең сумлык әйбер алырга кибеткә барасың - янында 10 меңлеге кызыктырып тора. Консультант белән сөйләшкәч, 15 меңлеген күтәреп кайтып китәсең.
Ремонт индустрияcе шул кадәр алга китте ки, ул үзе үк ремонтка ихтыяҗ тудыра. Ремонтны ясап кына бетерәсең, ә бу материаллар инде модада түгел икән. Хәзер инде «болай эшләмиләр» икән. Эш искелектә, сыйфатның начар булуында, пычраклыкта түгел. Бар да чип-чиста. Әмма 3-4 ел элек эшләнгән ремонт мораль (!) яктан искергән икән бит, җегетләр. Мондый өйдә ничек яшәмәк кирәк? Кеше ни әйтер?
Менә шушы урында «ремонт» дигән әкиятнең төп героена килеп җиттек, ул - кеше! Кем өчен ясыйбыз без ремонтны? Үзебез өченме? Юк. Кешегә күрсәтер өчен. Мизгелгә генә уйлап карагыз: үзебез яши торган йортыбызның интерьерын, интим куышны да кеше алдында оятка калмас өчен эшлибез. Кеше сүзеннән никадәр бәйле булуыбызны шуннан чамалагыз инде. Җәмгыятьтәге бу стереотип һәм комплекслар базар машинасын алга этүче һәм тизләтүче ягулык. Хәер, бу башка өлкәдә дә шулай. Машина, телефон, кием-салым алуда да төп этәргеч - башкалардан ким булудан курку.
«Евроремонт». Бу - индустрия уйлап чыгарган сүз. Чын мәгънәсендә ясалма сүз. Ул, һичшиксез, мәкерле максат белән уйлап чыгарылгандыр. Мәсәлән, берәр ремонтны евроремонт дип эшлиләр, ә башкасы белән чагыштырганда ул чүп икән. Ә өченче бер фатир барысыннан да «евроремонтлырак». «Евроремонт»ның нинди булганын берәү дә белми. Ул нәрсәне берәүнең дә тотып караганы юк. Әмма ул сүз бар. Ул безнең өстә очып йөри һәм кисәтә сыман: «Егетләр, әнә теге җирегез бик үк евроремонтлы булмаган, әйдә, евроларыгызны жәлләмәгез».
Индустриянең хәйлә­ләре бихисап. Әйтик, күп кенә материаллар өстәмә җиһаз сорый: плинтус поч­маклары, старт-финиш планкалары, сайдинг «баганалары» һәм башкалар. Игътибар иткәнегез бармы икән, аларның бәясе үзкыйммәтенә караганда күпкә югары. Ни өчен шулай? Чөнки без аларны сатып алырга мәҗбүр. Алар бер-берсен сорый. Менә шундый икътисади «шантаж».
Моннан берничә ел элек байлар беренчеләрдән булып пластик тәрәзәләр куйдырды. Агач рамнарны чыгарып аттылар яки алар бакчага теплицага китте. Инде бөтен кеше дә пластик тәрәзәгә күчеп бетте дигәндә, теге байлар кире агач куйдыра башламасынмы! Баксаң, пластик ул химия икән, сәламәтлек өчен зыянлы. Ә агач табигый материал, «сулый» ди. Аңлашыла ки, пластик та химиядән быел гына эшләнмәгән, агач та быел гына сулый башламаган. Бу кешеләр - индустрия корбаннары. Башта төзелеш материаллары базарында бер продукт чыга, аны шәп итеп рекламалыйлар, сату күләмен арттыралар. Аннары сатулар кимегәч, яңа (кайвакыт капма-каршы концепцияле) товар уйлап чыгарыла. Һәм кабат халыкны «сыгу» башлана.
Шулай итеп яши бирәбез. Кешегә һәр яктан һө­җүм бара. Бер яктан хәйләкәр ремонт индустриясе, икенче яктан кешенең үз эчендәге стереотип һәм комплекслар. Ә өченчегә күрше кереп җитә дә: «Обоегыз искергән бит» - дип, чигәгә «контроль ату» ясый...

Әдилә СӘФӘРОВА
Ремонт ике төрле була. Беренчесе - яңа йортта ремонт ясау, икенчесе - яшәү дәверендә ремонтны яңарту, интерьерны үзгәртү максатыннан ясала торганы. Болар арасында аерма бик зур. Беренче очракта барысын да чиста биттән башлыйсың. Монда эше дә күбрәк, чыгымнары да. Бүлмәләрне проектлау, дизайнын тәгаенләү - һәммәсе дә зур осталык таләп итә. Шуңа күрә, махсус белгечләргә мөрәҗәгать итү дә комачауламас. Дизайнерлар киңәш биргән өчен генә дә сәгатенә ким дигәндә 500 сум ала.
Әйтик, сез аны фатирыгызга яисә йортыгызга чакырдыгыз ди. Ул кайсы бүлмәгә нәрсә куярга, ничегрәк куярга һәм ничек урнаштырсаң яхшырак буласын тәфсилләп аңлата. Схемасын, дизайн-проектын ясап бирә. Төсләр, фактураларын да сайларга булыша. Шул этапта аның белән саубуллашып, калганын үзегез дә башкарып чыга аласыз.
Ремонт белән шөгыль­ләнергә вакытыгыз булмаса, эшчеләр чакыртып, бар эшне дизайнер һәм эшчеләр җилкәсенә йөкләргә дә мөмкин. Байлар шулай эшли дә. Ә күпчелек халык ремонтны үз көче белән эшләп чыгарга күнеккән. Аның бар кызыгы да шунда.
Ремонт ул балалар уены кебек, олыларны да сихерләп куя сыман. Кибеткә керү белән, фантазия дөньясына чумасың. Әйтик, күңелгә ошаган диван яңа диварларга туры килерме, туры килсен өчен аны нинди тукыма белән тышлаттырырга. Яисә портьер бер төсле булса яхшыракмы, әллә чуар булсамы?! Ябыштырган яңа обойлар сез теләгәнчә якты һәм матур килеп чыкмаган очракта аны ничек төзәтергә? Шундый сорауларны ачыкларга тырышып шактый кыен, дизайнерлык осталыгы таләп итә торган сорауларга дөрес һәм төгәл җавап табарга кирәк була. Шул ук вакытта әле гаилә бюджетының мөмкинлекләрен дә истән чыгармау хәерле. Шуңа күрә хатын-кыздан ремонт вакытында бик күп көч, фантазия, сабырлык таләп ителә. Иреңне иске җиһазның хәзер инде модада түгел, яңасын алырга кирәклегенә күндерү өчен бераз хәйләкәрлек тә кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, ремонт кебек зур эшкә тотынганда яхшылап уйларга кирәк: ул сезгә чыннан да кирәкме, кайсы бүлмәгә кирәк, конкрет нәрсә алыштырасы бар һәм ул ничә сумга төшәчәк. Шушы сорауларга конкрет җаваплар тапкач кына җиң сызганып эшкә тотына аласыз.
Зәвык белән ясалган ремонт еллар үтү белән дә ялыктырмый. Андый йортка һаман әйләнеп кайтасы килеп тора. Затлы, сыйфатлы ремонт йорт хуҗаларының эчке дөньясын чагылдыручы лакмус кәгазе.
Катлаулы, чыгымлы, ләкин мавыктыргыч ремонт эшләрегезне уңышлы башкарып чыгыгыз.

Сәфәровлардан киңәш
Буяуның күләмен алдан исәпләп азапланмагыз. Буяу ул билгеле бер эчемлек сыман: күпме генә алсаң да, барыбер икенче тапкыр чабасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading