16+

Йөрәктән-йөрәккә булсын!

Рухланып китеп, күп басмага язылдым бу яртыеллыкка. Элеккечә! Интернет, телефон киң кулланыш алмаганда, ә бәлки бөтенләй булмаганда, һәр гаилә диярлек дүрт-биш газета ала иде. Дөрес, укылмаганы да була иде ул газеталарның. Ияләнгән гадәт буенча яки «гел шуларга язылабыз инде...» диебрәк алдырганы да була иде арада.

Йөрәктән-йөрәккә булсын!

Рухланып китеп, күп басмага язылдым бу яртыеллыкка. Элеккечә! Интернет, телефон киң кулланыш алмаганда, ә бәлки бөтенләй булмаганда, һәр гаилә диярлек дүрт-биш газета ала иде. Дөрес, укылмаганы да була иде ул газеталарның. Ияләнгән гадәт буенча яки «гел шуларга язылабыз инде...» диебрәк алдырганы да була иде арада.

Ә бүген вазгыять башкачарак. «Газета укыйбызмы?» дигән сорауга: «укыла», - дип җавап биреп тә булмый. «Бер газетага язылу бик җиткән, язмаларның да яраткан авторларныкын гына укыйм», - дию­челәр дә бар. «Бу заманда нинди газета уку ди ул? Язылмыйм. Социаль челтәрләрдә, группаларда шул ук язмалар...», «И-и газета укуның тәме-е! Бер сүзен калдырмыйча рәхәтләнеп укыйм!» - дию­челәр дә, укыйсы килсә дә, акча җиткерә алмавын белдерүчеләр дә бар. Кыс­касы, һәр кешенең үз уе, үз фикере.

Мин үзем яңа чыккан һәр бас­мага беренче булып язылучылар рәтендә идем. Идем димен, чөнки үткән заманда. Күпләре бер язылуда ук «менюдан» төшеп калды. «Шәһри Казан» газетасын ошатсам да, соңгы биш елда алдыр­ганым булмады. Сәбәбе - эшсез калдым. Бу яртыеллык­ка язылуга иркенлек ясадым: помидор үсентеләре үстереп сатып, дүрт зур басмага язылдым. Менә бит, аяк тәпелдәгәч, тәмләп газета укырга да була. Аерылган бас­маларга кабат кушылдым.

Халыкның ни өчен элеккечә газета-журналларга язылмавын искәрттем инде, өстәп шуны язам: кайсыдыр газетага бәйлелек (язмаларын укыйсы килеп тора!) - даими авторларының язмаларын көтүдән. Мәрхүм Илфак Шиһапов вафатыннан соң (исән чакта бәяли белмибез бит кешене) шундый нәтиҗә ясадым. СССР таркалганнан соңгы авыр елларда күңелгә күпмедер җиңеллек ясап, «Татарстан яшьләре» Илфакның юморга бай әсәрләрен биреп барды. Көтә идек, укый идек. «ШК» газетасына кабат язылу теләгем шуннан яңарды: ялган, ике­йөзлелектән туйган заманда, Марат Кәбировның эчкерсез, һәрнәрсәнең асылына төшенеп язылган язмалары нәкъ менә сезнең газетада басыла. Бер карасам, мин аны интернетта да укый алам. Алай түгел бит ул, яхшы язмалар урын алса, газета йөрәккә якын була. Юккамыни, «йөрәктән-йөрәккә!» - диләр. Элек мин бу газетага яшь журналист Айсылу Имамиеваның акыл бөркелеп торган язмаларын уку өчен языла идем.

Йөрәктән-йөрәккә дигәннән, кайбер басмаларда фәлән артистның фәлән килограмм, фәлән граммлы, фәлән сантиметр озынлык­та бала тапканы, кайсы бала табу йортында бәбиләве турында мәгълүмат бирелә. Ана үзенең тапкан баласы турындагы бу мәгълүматны белергә тиеш. Бала үскәч, кызыксынып сораганда, моны онытмыйча аңа җиткерергә бурычлы. Шуннан гайре бу мәгълүмат башкаларның ниенә: мие­нәме, йөрәгенәме? Имеш, абунәчеләр санын шул танылган кешеләрнең «гайбәтен сату» киметмичә тота. Социаль челтәрдәге группаларда да шундый ук хәл, имеш. «Имеш» дип язам язуын, чыны шул - андыйларны укучы күп. Халыкны ник шуның ише «чүп-чар» кызыксындыра икән дип гаҗәпләнәм. Билет күп сатылсын дип, концертларда әхлаксыз, очсыз юмор сөйләүдән мәдәният аска тәгәри. Тираж арта дип, мәгълүмат чараларында «чүп-чар» урын ала, караучылар (укучылар) күбәя дип, социаль челтәрләрдә аларны кабат-кабат эләләр. Кем хатыны белән аерылышкан, аңа нинди мөлкәт тигән, кем кайсы җирдә никахлашкан, авыры ничә атналык?..

Журналистлар газета укучыга җитенкерәмәгән аң-белемне, киңәш-табыш бирергә, рухи яктан баетырга, авыр аңлашылган нәрсәне ачыкларга, үз артыннан яктылык­ка ияртергә тиеш кебек. Күп кенә матбугат чараларында, киресенчә, халыкка яраклашу бара. Түбәнгә тәгәрәгән мәдәнияткә, чүп-чар, гайбәт тулган матбугатка өстен караш башланды шикелле... Артистлар турында яңадан-яңа мәкаләләр, хәбәрләр булсын ул, булсын! Тик аларның мәдәни эшчәнлеге, уңышлары турында булсын, ә шәхси тормышларына матбугат битараф калсын иде. «Гайбәт урыны ясамагыз инде!» - дип кычкырасы килә бит кайбер язмаларны укыгач.

«Әгәр мин президент булсам...» кебегрәк иншалар яздыру гадәте бар мәктәптә. «Әгәр мин матбугат башлыгы булсам...» дигән инша язарга туры килсә (язмамны болай дип исемли күрмәгез, мин башлык булырга теләмим), танылган кешеләрнең шәхси тормышларын газета-журналда бастырмаска фәрман бирер идем, дип язар идем. Ә бәлки чынлап та, журналистлар «консилиум»да (махсус шулай дип язасым килде) бу вакыйганы уртага салып дәвасын, язмышын хәл итәрләр? Алай дисәм, артистларыбыз, игътибар кимүдән, чынлап торып авырый башларлармы? Нәрсәнедер, кемнедер дәваларга кирәк шикелле бу җәһәттән. Рухи ризыгыбыз дөрес түгел. Файдалы итәргә иде... Болай да мәгълүмат күп бирелгән заманда яшибез. Радио­телевидение, интернет... Телевизор ул кадәр җәлеп итә димәс идем, ә менә интернетка керсәң - чыга торган түгел. Шулай да бас­ма матбугат (иҗтимагый-сәяси, мәдәни газеталарны күздә тотам) якын итеп кулга тота торган бүләк сыман, көткән кадерле кунак. Кунакның - гаделен, әдәплесен, тыйнагын, бүләкнең кирәклесен, затлысын яратабыз бит. Газета-журналларыбыз да яратканыбыз булса иде. Ә кеше тормышы турындагы гайбәт ул урам чаты саен була - тел белән акка кара төшерү бер мизгел... Журналистлар типография төшерәсе карага, тормышка ямь салсыннар, яшәргә тәм бирсеннәр, ил вакыйгаларын ирештерсеннәр, туңган миләребезне уятсыннар, рухи баетсыннар һәм йөрәктән-йөрәккә ирешәсе бу газеталарыбыз, тәмам күңелләрне яктыртучы булып, кулыбызга килеп керсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading