16+

Йөзләре ачык, сүзләре ягымлы

Менә берничә ел инде «Ливадия» шифаханәсендә ял итәм. Быел да бардым. Миңа анда бик ошый, чөнки дәвалау һәм ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бигрәк тә медицина персоналының яхшы әзерлекле һәм ягымлы булуын билгеләп үтәсем килә. Тәҗрибәле дәвалаучы табиб - терапевт Альбина Князьковага бик рәхмәтлемен. Ул гаҗәп ярдәмчел, бик...

Менә берничә ел инде «Ливадия» шифаханәсендә ял итәм. Быел да бардым. Миңа анда бик ошый, чөнки дәвалау һәм ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бигрәк тә медицина персоналының яхшы әзерлекле һәм ягымлы булуын билгеләп үтәсем килә. Тәҗрибәле дәвалаучы табиб - терапевт Альбина Князьковага бик рәхмәтлемен. Ул гаҗәп ярдәмчел, бик тәҗрибәле, дөрес диагноз куеп, нәтиҗәле дәвалау ысулларын куллана.
Дәвалау корпусы «Акватория»дә һәрвакыт үрнәк тәртип, кайгыртучан мөнәсәбәт. Монда администратор Әминә Ибраһимованың таләпчән булуы, оста җитәкчелек итүе, хезмәтендә зур җаваплылык сизүе, зирәк җитәкче икәнлеге сизелеп тора.
Ашханәдә эшләүче Диләрә Цыганова биредә әзерләнгән югары сыйфатлы ризыкларны ягымлы ачык йөзе, ягымлы сүзләре белән тагы да тәмләндереп, шифа өсти, игътибарлылыгы белән үзенә җәлеп итә.
Шифаханәдә мәдәни-агарту эшләре дә игътибар үзәгендә. Ял итү чараларын, һәркемнең теләген искә алып оештырырга тырышкан Гөлсинә Нуруллина - үз эшенең остасы.
Шифаханәнең болай чәчәк атуы баш табиб Фәрит Галиуллинның оста, зирәк җитәкчелек итүен, кадрларны дөрес сайлавын, хезмәтендә зур җаваплылык сизүен, бик тырышып эшләвен күрсәтә. Аның тарафыннан башкарыла торган эшләр күпләр өчен үрнәк булырлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading