16+

Затсызлык

Шушы исем астында язарга алынуым тикмәгә түгел. Тормышыбыз - диңгез дулкыннары кебек чайпалучан. Ничек кенә чайпамый ул безне. Нерв җепселләре менә-менә өзелеп китәр төсле... Бигрәк тә моны тәрбиясезлек, затсызлык, кансызлык белән очрашканда тоясың. Кайбер очракларда җан өши. Күптән түгел генә район үзәк хастаханәсендә кан анализы бирергә туры килде. Алдан эшне...

Затсызлык

Шушы исем астында язарга алынуым тикмәгә түгел. Тормышыбыз - диңгез дулкыннары кебек чайпалучан. Ничек кенә чайпамый ул безне. Нерв җепселләре менә-менә өзелеп китәр төсле... Бигрәк тә моны тәрбиясезлек, затсызлык, кансызлык белән очрашканда тоясың. Кайбер очракларда җан өши. Күптән түгел генә район үзәк хастаханәсендә кан анализы бирергә туры килде. Алдан эшне...

Шушы исем астында язарга алынуым тикмәгә түгел. Тормышыбыз - диңгез дулкыннары кебек чайпалучан. Ничек кенә чайпамый ул безне. Нерв җепселләре менә-менә өзелеп китәр төсле... Бигрәк тә моны тәрбиясезлек, затсызлык, кансызлык белән очрашканда тоясың. Кайбер очракларда җан өши.
Күптән түгел генә район үзәк хастаханәсендә кан анализы бирергә туры килде. Алдан эшне бетерү нияте белән, кан алу бүлмәсе янына иртәнге җидедә, ягъни хастаханә ишекләре ачылуга ук килеп утырдым. Чиратта беренче идем. Аннан соң яшь кенә ханым, соңрак егет, апа кеше килеп чират алды. Шулай сабыр гына эш сәгате башланганын, лаборантлар килгәнен көтеп утырдык. Кешеләр тагын, тагын килделәр, ипләп кенә чират алып, туплана тордылар. Лаборантлар тарафыннан әүвәл яшь балалы әниләр, көмәнле ханымнар кабул ителде. Килешәм, шулай булырга тиеш, чөнки тәртибе шундый. Аннан чират безгә җитте. Мин беренче керергә тиеш булсам да, чираты бездән соң булган, ишек төбендә бергә басып торган үтә чая ханым керде дә китте. Юләрләргә закон юк бит. Шуннан соң аның артыннан чират алганнар: «Без керәбез!» - дия башлады. Синең иртәнге җидедән килеп чират алганыңны белергә дә теләмиләр. «Бездән алда торган хатын кереп китте. Керәбез булгач керәбез!» - дип, шау-шу куптардылар. Бигрәк тә яшүсмер егетнең кыланмышларына чик-чама булмады. Кеше әйткәнгә күнү, аңларга тырышу дигән төшенчәләрне белми дә. Әрсезлек чире белән авырый егет. Дөресрәге, аның кыланмышларында тәрбиясезлек, затсызлык ярылып ята иде. Мин кереп чыгуга, башкаларны бәреп диярлек кереп китте. Җидедән килеп чиратта торган әнисе яшендәге апаларны да санга сукмый бу. Әти-әнисе, укытучылары кем икән моның? Әлеге затсызны кайсылары тәрбияләде икән? Бу очракта беришләр лаборант кызларны кешеләрне чиратка язмауда гаепләр. Монда хастаханә хезмәткәрләренең тырнак очы кадәр дә гаебе юк. Биш-алты кешене кәгазьгә чиратка язып тору ихтыяҗы юк ласа. Без кешеләр үзара мөнәсәбәтләрне көйли алмыйбыз - сәбәп шунда. Бер-беребезгә карата үтә агрессивбыз. Моның яшьләребездә күзәтелүе бигрәк тә аяныч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading