Сәяхәтнамәмнең бер бүлеген булса да Кырымның табигатенә багышламасам, дөрес булмас иде. Кырым - уртача зурлыктагы гаҗәеп ярымутрау. Ялта, Евпатория, Судак кебек курорт шәһәрләре белән дан тота ул. Без исә, ял итәр өчен, Кырымның көньяк-көнчыгыш яр буенда урнашкан Симферополь районына кергән Николаевка бистәсен сайладык. Шәһәр шау-шуыннан качып, рәхәт, тыныч атмосферада, диңгез буенда гаилә, балалар белән ял итәр өчен менә дигән урын булды ул.
Сәяхәткә кузгалганчы, исән-имин барып кайтудан соң, күңелгә шик кертеп бераз уйландырганы, әлбәттә, һава торышы булгандыр. Чөнки үзебездәге салкын, болытлы көннәр, пыскак яңгырлар тәмам кәефне кырган иде. Кырымда да климат шулайрак булса, бер дә күңелле булмас, чил илләрне күреп кайтырлык акча түләп, тәрәзәдән яңгыр яуганын күзәтеп утырырга туры килмәсен тагын, дигән шөбһәле уйлар да килде күңелгә. Аллага шөкер, Кырым безне эссе, кояшлы көннәре, матур кичләре, җылы диңгезе белән каршы алып, рәхәтләнеп кинәндерде. Хәер, әйтергә кирәк, быелның үзенчәлекле һава торышы Кырымны да читләтеп узмаган. Без килгәндә дә һава дымлырак иде, чөнки атна дәвамында көн саен диярлек яңгырлар яуган. Алда язганымча, без анда булган көннәрдә 30-34 градуска кадәр эсселәр торды. Шулай да китәсе көнебездә диңгездә коена алмадык, чөнки иртәдән бирле яңгыр яуды, көн дә суытты. Шул көнне генә килгән туристларның, авыз-борыннарын җыерып: «Мондый һава торышыннан үзебездә дә туйган идек», - дисә, бистә халкы: «Мондый җәйне хәтерләмибез. Бездә сезон буена да яңгырлар яумый иде», - диде.
- Бездә туристлык сезоны майда башланып, октябрьгә кадәр дәвам итә. Дөрес, кайбер батыр йөрәклеләр хәтта кышын да килеп диңгездә коена. Шулай да күпчелек халык, ял итәр өчен, июль белән августны сайлый. Июль башында диңгездә 22-24 градус булса, август урталарына 27-28 градуска да җитә. Бу вакытларда су «яңа сауган сөт» шикелле җылы һәм рәхәт. Медузаларны да нәкъ менә шушы чорда күрергә була. Әмма икенче ягы да бар: бу чорда инфекцияләр чыгарга мөмкин. Аннан соң комлыкларда да алма төшәрлек урын булмый, - диде миңа яңа танышым Галина ханым.
Сәяхәтебез июнь ахыры-июль башында булгач, баштагы мәлләрдә комлыкларда кешенең артык күп булмавын сезон белән бәйләгән идек, әмма соңрак эшнең анда түгеллеген белдек. Кырымда ял итүчеләр быел чыннан да азрак икән. Без яшәгән йорт хуҗасы Володя абзый әйтүенчә, 5 меңгә исәпләнгән ял базасы башка елларны бу чорда шыплап тула торган булган. Ә быел һәр йортка караган территориядә дә диярлек «урыннар бар» дигән элмә такталарны күрергә туры килде. Шуны искә алып булса кирәк, кайбер йортларда 20-25 процент ташламалар да каралган иде.
- Кырым Россиягә кушылганчы, без белорусслар белән бик дус-тату яшәдек. кушылуны Белоруссия кабул итмәгәч, хәзер аларга бирегә ял итәргә килү дә тыелды. Аннан соң быел күпчелек халык Төркиягә бара бит, чөнки алар чартер рейсларын сатып алгач, чит илгә очу арзангарак чыга. «ВимАвиа» авиакомпаниясе дә ышанычсыз булып чыкты. Июнь башында самолетлар очмау нәтиҗәсендә никадәрле кеше ял итәргә килеп җитә алмады, - дип аңлатты ул туристлык агымының кимүен.
Югыйсә, монда яшәүче халык сүзләре буенча, Кырымның инфраструктурасы, узган ике-өч ел белән чагыштырганда, шактый алга киткән. Симферополь һәм Севастополь тирәләрендәге юллар төзекләндерелгән, электр һәм су белән тәэмин итү проблемалары чишелгән, республиканың күпчелек комлыклары ачык һәм бушлай. Быел аларның саны 445кә җиткән. Шифаханәләргә караган кайбер комлыклар, дәвалау үзлегенә ия булганлыктан, читтән килүчеләр өчен ябык. Дөрес, теләк булса, анда да эләгергә мөмкин: моның өчен тәүлегенә 50 сум түләү дә җитә. Диңгезнең чисталыгына килгәндә, аның сыйфаты турында майдан ук кайгырта башласалар да, санитар-эпидемиология хезмәте белгечләре су пробасын бөтен җирдә дә алмыйлар. Аерым комлыкларның сыйфаты өчен хуҗа кеше һәм арендаторлар җаваплы. Белгечләр сүзләре буенча, нормадан тайпылышлы пробаларга алар июль ахыры-август башында тап була.
Комментарийлар