16+

Үзләре төзегән патшалык

Кулдан ясалган бу могҗиза - дусларым Әлфия һәм Илнур Әхмәтҗановларның иҗат җимеше. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, Чабаксар каласында эшлиләр алар. Җәйләрен Чуашстанның Козловка районының Әлмән авылына кайтып җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерәләр. Илнур - Балтач егете. Балтач кешесе тимердән чәчәк ясый диләр иде, дөрес икән. Йортын, мунчасын салып, гаҗәп патшалык булдырган бу...

Кулдан ясалган бу могҗиза - дусларым Әлфия һәм Илнур Әхмәтҗановларның иҗат җимеше. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, Чабаксар каласында эшлиләр алар. Җәйләрен Чуашстанның Козловка районының Әлмән авылына кайтып җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерәләр. Илнур - Балтач егете. Балтач кешесе тимердән чәчәк ясый диләр иде, дөрес икән. Йортын, мунчасын салып, гаҗәп патшалык булдырган бу «алтын куллы» кеше - әлмәнлеләрнең хөр­мәтен яулаган кияү. Күрше-күлән дә аларга киңәш белән керә. Илнур белән Әлфия яшь тал чыбыгыннан чәчәк кәрзине үреп куйганнар, күр син! Бакчада бу кәрзин җәен-көзен чәчәктә утыра! Агач тө­бендә­ге гөмбәләрне әйт тагын. Кулдан ясалган әлеге фантазия күңелне иркәли, яшәргә рух өсти. Күңел матурлыгы шулай бакчаларында да чагыла. Яшәсәң, менә шулай матур итеп яшәргә кирәк шул - кешелекле, миһербанлы булып, һәр нәрсәдә матурлык-гүзәллек табып!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading