16+

Азино-1 микрорайонында «бәби-паркинг» ачылды

Казанның Совет районында торак төзелеше киң колачта алып барыла. Нәтиҗәдә социаль учреждениеләргә шактый кытлык сизелә башлады.

Азино-1 микрорайонында «бәби-паркинг» ачылды

Казанның Совет районында торак төзелеше киң колачта алып барыла. Нәтиҗәдә социаль учреждениеләргә шактый кытлык сизелә башлады.

Шуны истә тотып, 24 июльдә Крутая урамындагы 2 нче йортта «Йолдызлык» («Созвездие») балалар бакчасы ачылды. Ул - дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларындагы учреждение. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлиева әйткәнчә, хәзер башкалада дәүләт-шәхси хезмәттәшлек сыйфатындагы - 7 һәм шәхси милектәге 10 балалар бакчасы эшли. «Италиядә сабыйлар 3 сәгатькә калдырылып торылучы учреждениеләрне «бэби-паркинг» дип атыйлар», - диде Ләйлә Фазлиева. «Йолдызлык»ны да Казандагы тәүге «бәби-паркинг»ларның берсе дисәк, ялгышмабыз. «Бакча 50 урынга исәпләнгән. Тәрбия «Мин дөньяны танырга өйрәнәм» программасы нигезләрендә үткәреләчәк. Шимбә эшлибез. Ихтыяҗ туган очракта, ата-аналар балаларын якшәмбе көнне дә берничә сәгатькә безнең бакчада калдырып тора алалар», - диде «Йолдызлык»ның директоры һәм хуҗабикәсе Людмила Охолина.
Әлеге бакчага балаларны йөртүнең айлык бәясе (туклануны да исәпләп) 10 мең сум. Дәүләттән өстәп түләү бирелсә, бәя 8 мең сумны тәшкил итәчәк. Дотация быелдан башлап гамәлгә куелачак дип уйланыла.
Мэр Илсур Метшин рәхмәт хисләре белән билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» республика программасы кысаларында Казанда гына да 18 яңа бакча төзелде. Илсур Метшин «Йолдызлык»тагы татар балалары белән татарча сөйләшә-сөйләшә барды. Сабыйлар куйган матур концерттан соң ул: «Акташ» җәмгыяте тырышып төзегән шушы матур бакчада һәр көнегез күңелле, тылсымлы үтсен», - диде. Һәм, тәмләп чәй эчәрсез, дип, балаларга зур торт, ә директор Людмила Охолинага спорт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.
Ата-аналар белән әңгәмәдә мэр Илсур Метшин: «Дубравная» станциясеннән соң метрополитен юлы Азино-2 һәм Азино-1 микрорайоннарына таба юнәләчәк. Бу хакта инде карар кабул ителде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading