16+

Дөрес тәрбия бирик!

Көн тудымы, төрле мәгълүмат чаралары аша шомлы, җан өшеткеч хәбәрләр килеп кенә тора. Йөрәгең һәм нервларың гына түзсен. Алар арасында ниндиләре генә юк. Илнең тотрыксыз икътисады да, шуның нәтиҗәсендә җәмгыятебезнең катлауларга бүленүе, эшсезлек, кыйммәтчелек, хәерчелек, төрле җирләрдә урлау, талау, ришвәтчелек, үтереш һ.б.

Дөрес тәрбия бирик!

Көн тудымы, төрле мәгълүмат чаралары аша шомлы, җан өшеткеч хәбәрләр килеп кенә тора. Йөрәгең һәм нервларың гына түзсен. Алар арасында ниндиләре генә юк. Илнең тотрыксыз икътисады да, шуның нәтиҗәсендә җәмгыятебезнең катлауларга бүленүе, эшсезлек, кыйммәтчелек, хәерчелек, төрле җирләрдә урлау, талау, ришвәтчелек, үтереш һ.б.

Икътисадның тотрыксызлыгы аркасында хәерчелек чиген узган, ипи белән сөттән башкага өмет итәргә мөмкинчелекләре булмаган өлкәннәр тормышларының очын очка ялгый алмаган бер чорда, күбесенчә яшьләр ялкаулыктан интегеп, тәмәке тартып, спиртлы эчемлекләр эчеп, наркотик матдәләр белән булышып «ямь» табалар. Болары инде көндәлек тормышта да күз алдыбызда. Кайбер хәбәрләрдән күренгәнчә, студентлар арасында наркоманнар шактый икән. Әгәр дә бу дөрес булса, борынгылар әйтмешли, алардан Аллага да, муллага да юк! Әлеге яшьләр ата-ана һәм ил өстенә төшкән аяклы бәла-каза. Әмма бу бәлаләрнең саллы өлеше дәүләтнең акчага туймас комсызлык сәясәтеннән тора. Нигә дип спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкене шулкадәр җитештерергә?! Илдә җитештерү объектларының күпмесен юкка чыгардылар (заводлар, фабрикалар, күмәк хуҗалыклар, совхозлар һ.б.). Димәк, күпме ватандашларга эш урыннарын - яшәү чыганакларын бетерделәр. Безнең ил бит Ходай биргән казылма байлыкларны сатудан һәм халыкны эчертеп, тарттырып агулаганнан кергән акчага яши. Шул сәбәпле, күпме яшьләр кырыла. Ник бездә көчләп алкоголизмнан дәвалау юк? Шул эчемлек аркасында, илдә ел саен йөзәрләгән мең ятим барлыкка килә. Ятим балалар сату базары оештыру ник кирәк? Карасыннар ата-аналары үз балаларын! Көчләп дәваларга һәм эшкә урнаштырырга кирәк аларны! Кешелек тарихында буыннан буынга күчеп, үтәлеп килгән кануннар булган һәм бар. Җәмгыятьнең бу кануннарын үтәү өчен кеше кыяфәтендә булу гына аз, моның өчен җаның, тәнең, бөтен хисләрең һәм тойгыларың белән җәмгыятьтән алу гына түгел, ә аңа бурычың барын аңлау һәм үтәү кирәк. Ә хәзерге яшьләр күбесенчә алырга гына яраталар, бурычларын бөтенләйгә оныталар. Ата-аналар, балаларны мода корбаны итеп «алтынга» түгел, ә акылга төрсеннәр иде. Нигә шушы мәсьәләләр югарыдагы түрәләрне дә, халкыбызның ышанычлары булып утырган депутатларны да борчымый? Нәрсә бу? Без кая барабыз? Ник бездә илдә тәртип урнаштырып, илне алга алып бара торган катгый кануннар юк? Ни сәбәпле гарәп илләрендә наркоманнар юк? Чөнки анда наркотик матдәләрне кулланучыга гына түгел, ә хәтта аларны сатучы кешегә дә үлем җәзасы бирәләр. Бик дөрес эшлиләр! Яшьләрнең тәрбиялелеге шулкадәр түбән дәрәҗәдә булуның саллы өлеше ата-аналарда, бигрәк тә аналарда. Ә хәзер алар үзләренең төп вазифаларын үтәмиләр. Гаиләдә әгәр бер-бер артлы берничә бала туса, бернинди дә очындыру булмас иде. Андый гаиләдәге балалар югары дәрәҗәдә тәрбияле, эш сөючән, игелекле булалар.
Кайбер кешеләр, имеш, яшьләргә тиешле шартлар тудырмыйлар, ялларын оештырмыйлар, шуңа күрә алар төрле бозыклыкларга тартыла, диләр. Уйлашып карыйк әле, мөхтәрәм милләттәшләр! Бездән алдагы һәм безнең буынга кем һәм нинди шартлар тудыра иде соң?! Даими эшсезлектән һәм көрлектән интеккән кешегә нинди ял кирәк? Гомумән, ватанның файдалы улы-кызы булу өчен, һәр яшь кеше үзенең кулы белән берничә төрле эш эшли белергә тиеш. Димәк, һәр ата-ана үзенең кадерле баласына кечкенәдән үк милләтебезнең чын варислары, нәселенең дәвамчылары итеп карарга тиеш. Ир баланы - намуслы, тырыш, батыр гаилә башлыгы, ә кыз баланы намуслы, тырыш хуҗабикә һәм ана итеп тәрбияләргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading