16+

Агуландым бугай, килегез

Казан Универсиада алдыннан күчереп йөртелә торган ике ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе сатып алачак. Бу Уеннар чорында җәмәгать туклануы һәм ваклап сәүдә итү предприятиеләре өчен үзенчә бер ашыгыч ярдәм булачак, дип хәбәр итә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы.

Уеннар чорында начар сыйфатлы азык-төлек сату белән бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, ветеринария белгечләре Казанның төрле урынына бара алачак. Кешеләрнең агулану сәбәбен урында ук ачыкларга һәм медицина хезмәткәрләрен чакырырга була. Әлеге лабораторияләр Универсиададан соң да киң кулланылачак. Казанның торак йортлары яннарында еш кына, ветеринария контроле уздырып тормыйча, терлекчелек продукциясен саталар яки авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла бит. Алар шунда бик кирәк булачак әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading