16+

Актүбә Сабан туе

Узган шимбәдә Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсен татарлар яулап алды дисәм, һич ялгыш булмастыр. Актүбә акиме Архимед Мухамбетов әйтүенчә, 90нан артык милләт вәкиле, шул исәптән 9,5 меңнән артык татар гомер итүче бу төбәктә республика күләмендәге Сабан туе беренче мәртәбә үткәрелә.

Актүбә Сабан туе

Узган шимбәдә Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсен татарлар яулап алды дисәм, һич ялгыш булмастыр. Актүбә акиме Архимед Мухамбетов әйтүенчә, 90нан артык милләт вәкиле, шул исәптән 9,5 меңнән артык татар гомер итүче бу төбәктә республика күләмендәге Сабан туе беренче мәртәбә үткәрелә.

Узган ел ул Карагандада зурлап оештырылган булган. Бәйрәмдә Астана, Алматы, Шемкет һәм Казахстанның башка төбәкләрендә яшәүче татарлар гына түгел, Россиядәге милләттәшләребез дә күпләп катнашты. Ә иң зур делегацияне татарстанлылар тәшкил итте. ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә бирегә 250дән артык милләттәшебез килгән иде.
Татарстанны бәйрәмдә Нурлат районы хакимияте тәкъдим итте. Дәрәҗәле кунаклар Нурсолтан Назарбаев исемендәге паркка килеп иң әүвәл татар һәм чуаш «авыл»лары ишегалларына сокланды, анда сәхнәләштерелгән тамашаларны карады, милли ризыклардан авыз итте. Нурлат төзүчеләре бирегә бер атна алдан килеп бурадан чын авыл өйләре, хәтта чын мунчага кадәр төзеп куйган булган. Шуннан соң делегатлар каршы якта урнашкан Актүбә өлкәсе әзерләгән төрледән-төрле милли ишегалларын күзәтте. Мәртәбәле кунаклар, бәйрәм мәйданында корылган казах «йорты»на озаккарак тукталып хәл алганнан соң, күзәтү трибуналарында әзерләнгән урыннарына менеп, театральләштерелгән тамаша карады. Тамаша исә Сабан туенда катнашучы делегатларның парады белән башланды. Бераз ТР сәнгатькәрләренең чыгышын караганнан соң, Актүбә акиме һәм Татарстан Хөкүмәте башлыгы үзләре сәхнәгә менде. Сабан туена чакыру тәкъдимен Архимед Мухамбетов быел апрель аенда Казанга килгәч ясаган булган. Премьер-министрыбыз Актүбәдә беренче Сабан туеның нәкъ 100 ел элек бәйрәм ителүен дә искә төшереп узды. «Бүген Казахстан Президенты һәм Актүбә өлкәсе администрациясе ярдәмендә, Россия һәм Казахстанның төрле оешмалары катнашында чын мәгънәсендә зур Сабан туе оештырыла. Бу Россиядән читтә үткәрелгән Сабан туйларының, мөгаен, иң әйбәтедер», - диде ул. Шуннан соң Актүбә акименә һәм Казахстандагы милли оешмаларга ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сабан туе әләмен исә Актүбәнең данлыклы гражданы язучы Рауль Мир-Хәйдәров күтәрде. Ә Сабан туеның иң төп уены - көрәш җиңүчесенә бүләккә Президентыбыз Fiat автомобиле җибәргән булган. Машина мәйдан батыры Илфат Гыймадиев белән Нурлатка кайтты.
РS. Рус әкиятләрендә әйтелгәнчә, «Мин дә анда булдым, бал һәм сыра эчтем». Тик бу хакта газетаның алдагы санында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading