16+

Авыл кооператорлары Яңа елга кадәр сәүдә итәчәкләр

Авыл кооператорлары һәм агрофирмалар, үткән бәйрәм көннәрендә дә ярминкә оештырып, хуҗабикәләрнең күңелен тынычландырды.

Авыл кооператорлары Яңа елга кадәр сәүдә итәчәкләр

Авыл кооператорлары һәм агрофирмалар, үткән бәйрәм көннәрендә дә ярминкә оештырып, хуҗабикәләрнең күңелен тынычландырды.

Нурлат, Саба, Әтнә, Лаеш, Югары Ослан, Кайбыч, Питрәч, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Апас районнары, шулай ук агропредприятиеләр сатуга 34,8 миллион сумлык азык-төлек куйды.
Казанлылар авыл хезмәтчәннәренә, агрокомплекс предприятиеләренә ихластан рәхмәт сүзләре әйтәләр. Чөнки алар тырышлыгы белән продукция бәяләре үсеше туктап кына калмыйча, арзаная да төште хәтта. Зур ихтыяҗда булган бәрәңге 12 сум торса, ярминкәләрдә килограммы 7 сумнан сатыла. Бәрәңгегә корылыклы 2010 елдагы кебек «ябырылу» юк. Узган ярминкәдә 493 тонна бәрәңге тәкъдим ителгән. Шикәр комы, ярмалар, яшелчәләр дә мулдан. Шактый арзаннан сатылганлыктан, халык тавык йомыркасын һәм флягаларда китерелгән авыл сөтен чират торып ала.
Казан территориясенә 83 бистә (авыл) керә. Шунлыктан ярминкәләрдә тере терлек, кош-корт, ашлык, печән сатылуы да гаҗәп түгел. Авылны белмәгән-күрмәгән шәһәр сабыйларына тере тавыклар, куяннар - чын зоопарк.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, Казанда ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading