16+

Башкалада җәмәгать транспорты схемасы кабат үзгәрде

Казанда 6-17 июль көннә­рен­дә булачак Универсиадага әзерлек кысаларында, урам-юл чел­тәре үстерелде. Нәтиҗәдә, җәмә­гать транспорты маршрутларына да үзгәреш­ләр кертелде.

Башкалада җәмәгать транспорты схемасы кабат үзгәрде

Казанда 6-17 июль көннә­рен­дә булачак Универсиадага әзерлек кысаларында, урам-юл чел­тәре үстерелде. Нәтиҗәдә, җәмә­гать транспорты маршрутларына да үзгәреш­ләр кертелде.

15 майдан башлап трамвайларның маршрут саны түбәндәгечә булачак:
Хәзерге вакытта Яңа саннар
№ 9 «Тимер юл вокзалы - Химия ур.» № 1
№ 7 «Тимер юл вокзалы - Елга порты» № 2
№ 11 «Халитов ур. - 9 нчы микрорайон» № 4
№ 13 «Каравай - Халитов ур.» № 6
«Тимер юл вокзалы - Борисково» маршрутындагы - 3 нче һәм «Кояшлы шәһәр микрорайоны - Тимер юл вокзалы» маршрутындагы 5 нче саннар үзгәрешсез кала.
Троллейбусларда да 15 майдан кайбер маршрутларның саны үз­гәрә.
Хәзерге вакытта Яңа саннар
№ 17 «Себер тракты ур. - Тукай мәйданы» (боҗра) № 2
№ 20 «Академик Глушко ур. - Елга порты» № 3
№ 21 «Елга порты - Академик Глушко ур.» № 5
Автобуслар. Яңа схемага 70 маршрут керә, 3 өстәмә маршрут барлыкка килә, 6сы үзгәреш кичерәчәк.
7 нче яңа маршрут - «Ленинград ур. - Футбол стадионы». Ул Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарын «Kazan-Arena» футбол стадионы белән тоташтырачак. Автобус Ленинград, Максимов урамнарыннан һәм яңа юлдан Әмирхан урамына кадәр барачак.
95 нче яңа маршрут - «МКДЦ - Завойский ур.». Монысы Горки-II, Горки-I микрорайоннары, МКДЦ һәм 18 нче дәваханә юнәлешендә хәрәкәт итәчәк.
65 нче яңа маршрут - «Совет мәйданы - Царицынский Бугор». Тынычлык (Мирный) бистәсеннән Горки тарафына йөрүче 69а санлы «Мирный-Совет мәйданы» маршруты кабат гамәлгә куела. Элек Фучик, Сахаров, Җиңү проспекты буенча йөргән 5 нче «Вещевой рынок - Левченко бистәсе» маршрут автобусы, юл-транспорт чишелеше файдалануга тапшырылганлыктан, Зәкиев һәм Глушко урамнарын, Җиңү проспектын да үз эченә алачак. 18 нче «Северополюсная - Дуслык тыкрыгы» маршруты автобуслары Сахаров, Бигичев, Дуслык тыкрыгы урамнарыннан йөри иде. Яңа схемада 18 нче автобус Зәкиев - Глушко - Бигичев - Дуслык тыкрыгы маршрутын колачлаячак. Зорге һәм Гарифьянов урамнарында юл хә­рәкәтен оештыруда үзгәрешләр булу сәбәпле, 30 нчы маршрут автобусы Мәүлетов урамына башка кереп тормаячак. 93 нче «Җиңү проспекты - Тукай мәйданы» маршруты К.Маркс һәм Батурин урамына кадәр генә килә иде. Батурин урамы белән Кремль яр буе урамын тоташтыручы тоннель төзелеше тәмамлангач, 83 нче маршрут автобуслары Тимер юл вокзалына кадәр барачак. 22 нче «Можайский - Ферма-2» һәм 89 нчы «Сахаров - Гудованцев» маршрутлары автобуслары, Ленин дамбасындагы юл-транспорт чишелеше төзелеше тәмамлангач, элеккечә Батурин һәм К.Маркс урамнары буенча хәрәкәт итәчәк.
9 Майга - Җиңү көне бәйрә­менә - Казан метрополитенының тагын 3 станциясен ачу планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading