16+

Белгечләр таныклык алды

ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Спортивное вещание» автоном коммерцияле булмаган оешмасының Татарстан хезмәткәрләренә Казанда квалификацияләрен үстерү турындагы һәм телевидение җиһазлары белән эшләүгә рөхсәт бирүче таныклыклар тапшырды. Тантанада «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм «Спортивное вещание» АКО генераль директоры Василий Кикнадзе да бар иде.

«Панорама» бренды астында эшләүче «Спортивное вещание» АКО 2009 елда зур спорт чараларын трансляцияләүне тәэмин итү өчен булдырылган. «Панорама»ның төп бурычлары булып Сочидагы Олимпиаданың милли сигналын һәм Казандагы Универсиаданың халыкара сигналын булдыру тора. Ул - Бөтендөнья Студентлар Уеннарының хост-бродкастеры.
Компания белгечләр әзерләү өчен махсус курслар булдырган. Белгечләрнең бер өлеше Казандагы Универсиадада стажировка узган, бүгенге көндә «Панорама»ның 47 хезмәткәре ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан квалификацияләрне үстерү турындагы таныклыклар алды. «Бу документ сезгә иң заманча телевизион техникада эшләү хокукы бирә», - диде хезмәткәрләргә «Спортивное вещание» АКО генераль директоры Василий Кикнадзе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading