16+

Белсәң, шундук хәбәр ит

Республикада «Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!» акциясе башланып китте. Наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы Татарстанда 18-28 март көннәрендә узачак.

Белсәң, шундук хәбәр ит

Республикада «Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!» акциясе башланып китте. Наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы Татарстанда 18-28 март көннәрендә узачак.

Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын наркомания, аның ятьмәсенә эләккән кешеләргә ярдәм итү, наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә һәм наркопритоннар хуҗаларына җәмәгатьчелек нәфрәтен уяту максатыннан чыгып, акция инде алтынчы елын үткәрелә. Акция кысаларында, теләгән һәр кеше, наркоконтрольнең «ышаныч телефоны»на шалтыратып, кызыксындырган сорауларын бирә ала. Бер генә сорау да җавапсыз, бер генә мәгълүмат та тикшерелми калмаячак. Узган елда шушы акция вакытында «ышаныч телефоны»на 465 шалтырату булган иде. Ике атна дәвамында кешеләрнең сораулары һәм наркотиклар сату урыннарына кагылышлы мәгълүматлар эш көннәрендә көн саен 9.00дән 18.00гә кадәр (843) 274-31-03 телефоны аша кабул ителә. Шулай ук (843) 274-30-30, 273-43-45 «ышаныч телефоннары» да тәүлек әйләнәсе эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading