16+

«Бердәм Россия» партиясенең медик-студентлар “батальоны” барлыкка килде

Татарстанда 4 меңгә якын медик-волонтер коронавируска каршы көрәшнең алгы фронтында.

«Бердәм Россия» партиясенең медик-студентлар “батальоны” барлыкка килде

Татарстанда 4 меңгә якын медик-волонтер коронавируска каршы көрәшнең алгы фронтында.

Казан дәүләт медицина университетында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм “Медик-волонтерлар” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк хәрәкәте координаторы Анна Макарова үзара хезмәттәшлек килешүенә имзаларын куйдылар.

- Коронавируска каршы көрәштә табиплар белән бергә студент медик волонтерлар да алгы фронтта. Казан дәүләт медицина университетыннан гына да 500 студент ирекле рәвештә медик волонтерлар хәрәкәтенә кушылган. Сез сәламәтлек саклауда булышасыз, моның өчен зур рәхмәт!-диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 Парламент җитәкчесе үзенең чыгышында Татарстанның сәнәгате куәтле, икътисадының тотрыклы булганлыгын да искәртте, сәяси вазгыятькә дә тукталды.

- ”Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән Россия Дәүләт Думасына 15 кандидат күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов партия исемлеге башында тора. Республикада җәмәгать оешмалары эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек күрсәтә. Президент башлангычында җәмәгать оешмаларына ел саен 35 миллион сум грантлар бирелә. Медик- волонтерлар хәрәкәтенә партия тарафыннан да теләктәшлектә булачакбыз. Татарстанның бик күп уңай үрнәкләре Россия төбәкләрендә кулланыш таба.

Татарстанда яшәвем белән горурланам, сез дә Татарстанда яшәвегез һәм белем алуыгыз белән горурланыгыз, республиканың ватанпәрварләре, җәмәгать тормышының активистлары булыгыз, яхшы белгечләр булып чыгыгыз,-дип, җылы теләкләр белән тәмамлады үзенең чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, республика бюджетыннан иреклеләр хәрәкәтенә ярдәмгә 50 миллион сум билгеләнгән. “Бердәм Россия” партиясе съездында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзе дә иреклеләр хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү идеясен хуплаган.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов та өлкәннәргә һәм хастаханәләрдә авыруларга булышлык күрсәтүләре өчен медик-волонтерларга рәхмәт әйтте.

Анна Макарова таныштырганча, республикада инде 3855 медик-волонтер исәпләнә.

- Татарстанның 45 медицина учреждениесендә табипларга авыруларга хезмәт күрсәтүдә булышабыз. Республиканың ерак авылларына барып, вакцина ясауда катнашабыз, коронавируска каршы торуда вакцина ясатуның әһәмиятен халыкка аңлатабыз, - диде Анна Макарова.

Медик-волонтерлар коронавирус пандемиясе вакытында өлкәннәргә, авыр хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм буенча #МыВместе акциясен оештыруда башлап йөргәннәр. Әлеге акциядә активлык күрсәткән волонтерларга бүләкләр тапшырылды. Алар арасында волонтерлар Динә Гыйлемханова, Лилия Яруллина, Юлия Темникова, Йюрч Омер Тахир, Давид Шамурадов та бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading