16+

Бердәмлек көне белән!

2 апрельдә ел саен Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Бердәмлек көне белән!

2 апрельдә ел саен Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

1996 елның шушы көнендә Россия Федерациясе белән Беларусь Республикасы арасында илләребезнең алга таба үсешен күз алдында тота торган Шартнамәгә имза салынган. Әлеге бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасында тематик кичәләр һәм күргәзмәләр оештырыла. Аерым алганда, кичә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көненә багышланган тематик чара үтте. Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә оештырылган тематик китаплар күргәзмәсе дә шуңа багышланган иде. Бүген исә Югары Ослан районының Печище авылындагы Янка Купала музеенда 14.00 сәгатьтә «Башканы яратмаска хакың бар, әмма аны аңларга тиешсең» дип исемләнгән мультимедиа программасы каралган. Анда җирле шагыйрьләрнең Беларусь кунаклары белән очрашулары күздә тотыла. Республика яшүсмерләр китапханәсендә 31 марттан башланып 7 апрельгә чаклы дәвам итәчәк «Мәдәниятләр диалогы: Беларусь Республикасының матур әдәбияты» исеме астындагы күргәзмә дә шушы чарага багышланган. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 2-30 апрель көннәрендә «Глобаль дөнья: сәясәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр», «Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне» бүлеге тематик күргәзмәләре эшли.
* * *
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларны Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне белән котлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading