16+

Без дә булдык кунакта

Соңгы берничә көн бик куанып йөрим. Шатлыгымны газета укучылар белән дә уртаклашасым килде.

Без дә булдык кунакта

Соңгы берничә көн бик куанып йөрим. Шатлыгымны газета укучылар белән дә уртаклашасым килде.

Хезмәттәшем Зәлия белән уйнап кына, көчтән килмәстәй түгел бит дип, «Шәһри Казан» газетасының «Хәтер сандыгыннан» конкурсында катнашырга уйладык. Газета битләрендә чыккан конкурс язмалары белән даими танышып бардык. Ахыргы нәтиҗәләр буенча безнең дә призлы урынга эләгүебез һәм фотоаппарат белән бүләкләнүебезне белгәч, шатлыгыбыз чиктән ашты. Һәм менә без февраль башында «ШК» газетасы редакциясенә килдек. Андагы мохит, хезмәткәрләр белән мөгамәлә... Әйтерсең лә без күптәнге танышлар. Редакциядә алган тәэсирләрне, кичерешләрне язып кына аңлатып бетереп булмый. Без телевидение экраннарыннан гына күргән Луара Шакирҗан, бер җырын тыңлар өчен генә дә әллә нәрсәләр бирердәй Филүс Каһиров, һәрвакыт шат һәм көләч «ЗөЛәй-Лә»ләрне күрдек, ишеттек. Райондашыбыз академик Азат Зыятдинов, шагыйрьләр Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, галим Җәүдәт Сөләймановларның да сүзләре җанга үтеп керә торган эчкерсез иде. Конкурсның иганәчесе күрше авыл егете Роберт Зәкиев булуы белән горурланып та утырдык. Туган авылы, аның халкы өчен зур игелекле эшләр башкаручы бу ир-егет кайда да ярдәм итәргә, булышырга, башкаларны сөендерергә ашыга икән.
Шундый зур шәхесләр белән бергә утыру, газета хезмәткәрләре белән аралашу, күңелгә ятышлы җырлар тыңлау безнең кышкы салкын көннәрне җылытып, яктыртып җибәрде.
Очрашудан алган тәэсирләр әле бик күпкә җитәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading