16+

Безне таможня «күз»ләре саклаячак

Казанга 2013 елның июлендә узачак Универсиада вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен 4 мобиль инспекция-тикшерү комплексы кайтарылды. Алар Белгород, Воронеж, Таганрог һәм Чиләбе таможняларыннан китерелгән.

Мобиль тикшерү комплекслары бик үзенчәлекле җайланмалар. Мисалга, йөк машинасына нәрсә төягәннәрен аның ярдәмендә машинаны бушатып тормыйча да белергә мөмкин. Ул аларны үтәли күрә. Машинага йөк арасына «ялгышып» килеп кергән нәрсәләрне тиз эләктерә. Аның күзеннән хәтта көпчәкләр, бензин багы, машина кабинасының яшерен почмаклары да качып кала алмый, җәмгыятькә куркыныч тудыра торган матдәләр яки предметларны тотып ала белә ул. Мобиль җайланмада тикшерү үткәрүнең товарлар яки транспорт чарасы өчен бернинди куркыныч тудырмавын да әйтеп китәргә кирәк.
Җайланмаларны эре спорт объектлары тирәләрендә махсус калдырылган мәйданнарга урнаштыру бара. Белгечләр аларны тәүлек әйләнәсе эшләргә әзерлиләр. Казанга китерелгән мобиль җайланмаларда эшләр өчен Федераль таможня хезмәтеннән 64 белгеч җәлеп ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading