16+

«Безнең тизрәк өйгә кайтасы килә»

Дөнья күләмендә киң танылу алган «Макдоналдс» ярдәмгә мохтаҗ, авыру балаларга һәрвакыт игътибарлы. Һәр елны 20 ноябрь көнне 118 илнең 33500 «Макдоналдс» ресторанында «МакХэппи көне» хәйрия акциясе уздыру да традициягә керде.

«Безнең тизрәк өйгә кайтасы килә»

Дөнья күләмендә киң танылу алган «Макдоналдс» ярдәмгә мохтаҗ, авыру балаларга һәрвакыт игътибарлы. Һәр елны 20 ноябрь көнне 118 илнең 33500 «Макдоналдс» ресторанында «МакХэппи көне» хәйрия акциясе уздыру да традициягә керде.

Россиядә ул инде 11 нче ел рәттән уза. Быелгы хәйрия акциясе республикабыз өчен аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки Россиядәге «Макдоналдс»ларда бу көнне кыздырылган бәрәңге сатудан җыелган акчалар Казанда Республика балалар клиника хастаханәсе янында Россиядә беренче «Роналд Макдоналд йорты» - авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кунакханә төзүгә тотылачак. Шулай ук хастаханәдә дәваланучы сабыйларның эскизлары буенча ясалган йөзекләрне сатудан җыелган акчаларны да төзелешкә тапшырачаклар. Йөзекләр 20 сум тора. Аларны барлыгы 500 мең данә эшләп чыгарганнар.
Казанның Вахитов урамында урнашкан «Макдоналдс»та узган «МакХэппи көне» хәйрия акциясе ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиядә һәм Көнчыгыш Европада «Макдоналдс» президенты Х.Хасбулатов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Чараның тантаналы өлеше хастаханәдә дәваланучы балаларга багышланган видеороликтан башланып китте. «Безнең тизрәк өйгә кайтасыбыз килә» - Республика балалар клиника хастаханәсендә озак вакыт дәваланучы сабыйларның иң зур хыялы бу. Авырган вакытта яныңда әти-әниең, туганнарың булу көчле терәк, таяныч. Алар янда булганда, авыру белән көрәшүе дә җиңелрәк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та ДРКБ янында төзеләчәк йортның хастаханәдә дәваланучылар өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Бу көнне «Макдоналдс»та заказларны кабул итүчеләр арасында танылган, балалар язмышына битараф булмаган күп кенә шәхесләрне күрергә мөмкин иде. Бирегә килүчеләргә ТРның халык артисты, яраткан җырчыбыз Венера Ганиева, Олимпия уеннары призеры Светлана Демина, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һ.б. хезмәт күрсәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading