16+

«Бәхет һәм иминлек Сезгә!»

Язның иң матур бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан республикабызның иң-иң хатын-кызлары һәм ир-атлары «Корстон»га җыелды. Биредә 16 нчы тапкыр уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсын йомгаклау тантанасы булып узды.

Язның иң матур бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан республикабызның иң-иң хатын-кызлары һәм ир-атлары «Корстон»га җыелды. Биредә 16 нчы тапкыр уздырыла торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсын йомгаклау тантанасы булып узды.

Бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова, республиканың «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТР профсоюзлар федерациясе аппаратының җитәкчесе Николай Борознов, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина һәм башкалар катнашты.
Быел бәйге барлыгы 10 номинациядә бәяләнде. Алар: «Хатын-кыз - бизнес-леди», «Язмышым - һөнәрем», «Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе», «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз - ана», «Хатын-кыз - ел үрнәге», өлкән яшьтәге ханымнар өчен аерым номинация («Героиня третьего возраста), «Хатын-кыз - галимә», «Ир-егет - изге йөрәк», «Ир-егет - лидер». Конкурсның муниципаль этабында барлыгы меңнән артык кеше катнашкан. 296 катнашучы зона этабына узган. Бәйгенең финалына исә 59 кеше үткән. Җиңүчеләрнең барысына да «Корстон»да тантаналы рәвештә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Тәбрикләү матур концерт программасы белән үрелеп барды. «Голос» проектында җиңү яулаган Динә Гарипова да видео аша җиңүчеләргә котлау сүзләрен җиткерде һәм «Бишек җыры»н бүләк итте.
Фәрит Мөхәммәтшин исә, җиңүчеләрне котлап: «Традицион бәйрәм килеп җитте - ул сәяси дә, милли дә, конфессиональ да түгел, ә хатын-кызларның иң матур, иң җылы бәйрәме. Аны бөтен дөнья, Россия һәм Татарстан билгеләп үтә. Бу язгы бәйрәмдә «кышкы» өлештән - ир-атлар исеменнән, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Президенты исеменнән Сезне шушы бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», - дип билгеләп узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading