16+

Битлек алдыңмы әле?!

Грипп, ОРВИ халыкны тәмам борчуга салды. Бөтен кеше дару препаратлары җыя, авырудан сакланыр өчен битлек ала.

Битлек алдыңмы әле?!

Грипп, ОРВИ халыкны тәмам борчуга салды. Бөтен кеше дару препаратлары җыя, авырудан сакланыр өчен битлек ала.

Казан даруханәләрендә дә соңгы көннәрдә битлек сатып алучылар бермә-бер күбәйгән. Әйтик, кайберләрендә сату 1,5 тапкырга кадәр арткан. Әмма даруханә хезмәткәрләре әйтүенчә, борчылырга кирәкми: битлекләр бөтен кешегә дә җитәрлек, аның запаслары гел тулыланып тора. Битлек кию вирустан саклануның бер чарасы. Моннан тыш, кул һәм борыннарны даими рәвештә юып тору, кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәү дә авыру эләктерү ихтималын киметә.
Республикабыз районнарында да авыручылар байтак. Ә менә Түбән Камада авыручылар, үткән ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга кимрәк, дип хәбәр итә «Татар-информ». Бер атна эчендә биредә 8 кеше грипп йоктырган. 500гә якын кешедә ОРЗ. Дуңгыз гриппы белән авыручылар биредә әлегә күзәтелми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading