16+

Быел бал аз булыр

Бал дисәң, бер кими, кашык тыксаң, тагын да кими торган кыйммәтле продукция быел бик аз булырга охшап тора. Моңа җәйнең эссе килүе сәбәпче. Бал кортлары умарталыкка бал җыеп түгел, ә табышсыз кайта икән. «Умартачылык буенча идарә» учреждениесе шулай дип белдерә.

Сезон башында бөҗәкләр нектарны төрле үсемлекләрдән җыярга тырышканнар тырышуын. Әмма туфракта дым аз булу сәбәпле, нектар формалашмаган. Юкә чәчәк аткач, бал кортлары бал җыярга очмаганнар да. Чәчәкләрнең буш булуын белеп торган кортлар бал эзләп очуны буш мәшәкатькә санаганнар, күрәсең. Нәтиҗәдә күп кенә умарталыклар һаман да балсыз. Умартачылык буенча идарәдә быел балны яңгырлар яуган җирләрдә генә әзерләп булыр дип уйлыйлар. Өстәвенә чәчүлекләрне агулы матдәләр белән эшкәрткәнгә, республиканың Азнакай, Буа, Апас, Арча һәм Әгерҗе районнарында якынча 300 бал корты гаиләсе һәлак булган дигән хәбәр дә килеп иреште.
Моңа бәйле рәвештә, идарә татарстанлыларны балны базарлардан, ярминкәләрдә һәм очраклы кешеләрдән сатып алмаска чакыра. Быел чын бал аз күләмдә җитештерелгәнгә, фальсификацияләнгән продукт күп булачак. Табыш алырга теләгән кайбер намуссыз умартачыларның, иске балларны төрле тәмләткечләр белән кушып, яңа бал җитештерә башлаячакларын көт тә тор. Дәва өчен алган балдан чирләп китүдән сакланыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading