16+

Диана Мишкинаны бездә онытмыйлар

Чаллы, Тукай, Кукмара, Сарман, Балык Бистәсе, Болгар төбәк­ләреннән, Мамадыш шә­һәре һәм авылларыннан җыелган 86 катнашучы. Диана Мишкина истәлегенә уздырылган II төбәкара фестиваль-конкурс әнә шундый зур күләм чара булды.

Монда татар, рус, мари, удмурт, хәтта чит телләрдә җырлар яңгырады. Эстрада һәм халык җырларын башкаручыларның, иҗади коллективларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Әлеге фестиваль Диананың әнисе - районыбызның моң чишмәсе, җырчы Светлана Сабирова җитәкчелегендә уза. Яруллиннар исемендә­ге балалар сәнгать мәктәбе коллективы оештыру эшләрен үз җилкәсенә ала.
20 яшьтә юл фаҗигасендә гомере өзелгән Россия һәм Халыкара конкурсларның җиңүчесе, «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен ансамбле солисты, Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте талибәсе Диана Мишкина Мамадышыбыз горурлыгы иде.
Фестивальне оештыручылар аның киләчәктә тагын да зуррак күләмдә узачагын вәгъдә иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading