16+

Динәне «Соңгы герой»га чакырганнар

Динә Гарипова «соңгы герой»га әйләнергә мөмкин. Аны 1 августта старт алачак чираттагы шоуда катнашырга чакырганнар, дип хәбәр итә «Зеленодольская правда» газетасы. «Голос» телепроектында җиңгән, «Евровидение-2013»тә Татарстан данын яклаган Динәне кая җибәрсәң дә, куркырлык түгел анысы, ул кайда да югалып калмас. Кыз әле үзе «Соңгы герой»да катнашу-катнашмау мәсьәләсендә өздереп җавап бирмәгән....

Динә Гарипова «соңгы герой»га әйләнергә мөмкин. Аны 1 августта старт алачак чираттагы шоуда катнашырга чакырганнар, дип хәбәр итә «Зеленодольская правда» газетасы. «Голос» телепроектында җиңгән, «Евровидение-2013»тә Татарстан данын яклаган Динәне кая җибәрсәң дә, куркырлык түгел анысы, ул кайда да югалып калмас. Кыз әле үзе «Соңгы герой»да катнашу-катнашмау мәсьәләсендә өздереп җавап бирмәгән. Бер яктан, шоуның югары рейтинглары Динәне тагын да таныла торганрак итеп, аның популярлыгын арттырырга мөмкин. Икенче яктан, проектта катнашучыларга гадәттән тыш авыр яшәү шартлары тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading