16+

Дәүләт Советы эшләрен барлый

2013 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт Советы 6 утырыш үткәрде. Аларда 306 сорау каралган һәм 49 закон кабул ителгән. Бу атнада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән очрашып, беренче яртыеллыкка Дәүләт Советы эшчәнлегенә йомгак ясады.

2013 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт Советы 6 утырыш үткәрде. Аларда 306 сорау каралган һәм 49 закон кабул ителгән. Бу атнада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән очрашып, беренче яртыеллыкка Дәүләт Советы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Бу вакыт аралыгында республика һәм парламент өчен мөһим шактый вакыйгалар булды. 21 февральдә Дәүләт Советының 38 нче утырышында «ТРның Дәүләт символлары турындагы» законына үзгәрешләр кертү турында» закон кабул ителде. Хәзер республика гимнының расланган сүзләре бар. Быел 27 апрель көнне Россия һәм Татарстан беренче тапкыр Россия парламентаризмы көнен билгеләп үтте һәм башкалар. Фәрит Мөхәммәтшин һәр кабул ителгән законның да мөһим булуын ассызыклады.
Журналистларны депутатларның эшчәнлеге, утырышларга барысының да даими рәвештә йөрү-йөрмәү мәсьәләсе дә кызыксындырды. «Законнарны кабул иткәндә, гадәттә, 9-15 депутат утырышта булмый. Сессияне билгеләгән көнне кемдер командировкада булырга мөмкин, кемнеңдер авырып китүе бар. Бу табигый. Мине күбрәк шунысы борчый: депутатлар сессиянең беренче өлешенә килеп утырып, тыңлыйлар да төштән соң әкрен генә кайту ягын карый башлыйлар», - ди Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Универсиада вакытында депутатларның Җәйге уеннарны оештыру эшләрендә актив катнашачакларын да әйтте. Аннан соң (июль ахырыннан) аларны җәйге ял көтә. Парламентның чираттагы утырышы сентябрьнең беренче яртысына планлаштырыла. Дәүләт Советына сайлауларга исә ел ярым вакыт калып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading